«Башинформ» мәгълүмат агентлыгының район хакимиятендәге үз чыганагы белдерүенчә, Александр Коротков кичә, 16 мартта, Матрай авылында булган, анда Педагог һәм остаз елын ачуда катнашкан.
Шуннан соң ул үзе яшәгән Зилаеррга кайта. Бәхетсезлек очрагы аның йорты ишегалдында була, анда Александр Коротков түбәдән ишелеп төшкән кар массасы белән капланган дип фаразлана.
Александр Коротков озак вакыт Зилаер районы хакимиятендә муниципалитет башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли. 2000 еллар башында ул Матрай урта мәктәбен җитәкли.
"Кызыл таң" гәзите коллектвы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын ихлас уртаклаша.