Бүген, 17 мартта, Башкортстанда яңгыр һәм кар явуы көтелми. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк. Көндез көчле җил дә булырга мөмкин. Һава температурасы төнлә - 0,-5, урыны белән -10, көндез +4, +9 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә көнне, 18 мартта, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяктан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә 0,-5, көндез 0,+5 градус булуы көтелә.
19 мартта да һава торышы үзгәрмәячәк диярлек. Аз гына явым-төшем көтелә.
Фото: gorobzor.ru сайтыннан.