+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март , 23:00

Язгы ташкынга ничек әзерләнергә?

Гадәттә, Башкортстанга “зур су” апрель башында килә, әмма мартта ук шәхси йортларны кар сулары басу куркынычы бар.

Язгы ташкынга ничек әзерләнергә?
Язгы ташкынга ничек әзерләнергә?
Республика коткаручылары өчен кызу чор башлана. Быел 42 райондагы 257 торак пункт су басу зонасында калырга мөмкин. Бүген коткаручылар властьлар белән бергә төрле сценарийлар буенча эш алып баруга әзерләнә: андый урыннардан кешеләрне ничек чыгарырга, эчәргә яраклы суны ничек китерергә, ташкыннан саклану өчен елга ярларының кайсы участокларына ком-таш түшәргә һ. б.
 
Былтыр республикада язгы ташкын чагыштырмача тыныч узды. Хәрбиләр ярдәмгә килде: гадәттә, зур тыгыннар барлыкка килә торган елга участокларында бозны вакытында шартлаттылар, елга юлын ачтылар, шул рәвешле куркынычны киметтеләр. Су басу очраклары, нигездә, Архангель, Белорет, Дуван, Иглин районнарында һәм Уфада теркәлде. Ул вакытта әлеге зонага 45 йорт һәм 100гә якын йорт яны территориясе эләкте. Бәхеткә, бер кеше дә зыян күрмәде.

Фаразлар ясарга әлегә иртәрәк

Быел ташкынның нинди булачагы әлегә билгеле түгел: “Башгидромет” белгечләре рәсми фаразны мартның егермесеннән соң гына җиткерәчәк. Синоптиклар әлегә шуны гына белдерә: быелгы кыш уртача температура буенча күпьеллык күрсәткечләрдән салкынрак, явым-төшем азрак булды.
Елгалардагы бозның калынлыгы хәзерге вакытта 40-65 сантиметр тәшкил итә, бу нормадан 5-15 сантиметрга кимрәк һәм узган елгы күрсәткечләрдән 5-18 сантиметрга күбрәк. Павловка сусаклагычында бозның уртача калынлыгы 35-39 сантиметр тәшкил итә, бу нормадан 10-15 сантиметрга кимрәк. Якынча мәгълүматлар буенча, быел елгалар боздан апрельнең икенче декадасында ачылачак.

“Зур су” якынлашуын ничек белергә?

“Зур су” килү турында вакытында белү өчен Башкортстанда гидрологик күзәтүләр челтәре эшли. Ул “Башгидромет” постларын, Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының автоматик станцияләрен һәм республиканың һәр районындагы су дәрәҗәсен үлчәү постларын берләштерә. Алар буенча һәркем оператив мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия. Моның өчен portal.introgis.com сылтамасы буенча республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтына кереп, үзең яшәгән торак пунктка кагылышлы мәгълүматларны онлайн-режимда карарга кирәк.
 
Картада яшел билгеләр куелган, болар — автоматик станцияләр һәм гидропостлар. Аларга бассаң, су биеклеге турында мәгълүмат ачыла. Шулай ук, картада автоматик станцияләрдә урнаштырылган камералардан фотолар һәм видеолар карарга мөмкин.

Мартта һава торышы нинди булачак?

Русия “Гидрометеорология” үзәге фаразлары буенча, язның беренче ае Башкортстанда гадәттәгедән салкынрак булачак: төннәрен күбесенчә — минус 5, көндез термометр баганасы плюс 1-6 градуска кадәр күтәреләчәк. Якты кояш нурлары һәм шат тамчылар белән язны март ахырында гына көтәргә кирәк.


Ташкынга кадәр

* Мөмкин булганча, милекне страховкалагыз;
* Балаларны, картларны, авыру кешеләрне хәвефсез урынга күчерегез;
* Малларыгыз булса, аларны калку урынга күчерегез;
* Этне бәйдән ычкындырырга онытмагыз;
* Ашлама, ягулык, төзелеш материалларын ихатадан алып куегыз;
* Кулланырга уңайлы булсын өчен көймә­ләрне, катерларны беркетеп куегыз.

Ихатаны баскан очракта

* Ишекләрдәге, подвал һәм беренче кат тәрәзәләрендәге ярыкларны томалагыз;
* Йортыгыз тирәсендәге су агыза торган чокырларны һәм су юлларын чүп-чардан чистартыгыз;
* Подвалдагы вентиляция тишекләрен ябыгыз;
* Әйберләрне һәм азык-төлекне югарыга күтәрегез;
* Хайваннарны һәм кош-кортларны хәвефсез урынга күчерегез;
* Йортка һәм башка корылмаларга үтеп керү өчен басмалар, такта­лар әзерләгез;
* Эвакуацияләнгән очракта кирәк булачак документлар, шәхси әйберләр исемлеген алдан төзегез;
* Рюкзакка җылы кием, җитәрлек азык-төлек һәм су запасы са­лыгыз;
* Коткаручыларга су басу турында 112 телефоны буенча хәбәр итегез.

Елга күтәрелү көтмәгәндә булса?

* Өске катларга, чарлакка, түбәгә, агач башына яисә башка калку урынга менегез;
* Сезне тиз тапсыннар өчен коткаручыларга сигнал бирегез;
* Эвакуацияләнүдән баш тартмагыз, суның нинди биеклеккә күтәреләсен алдан белеп булмый.
– Хәвефле зонаны калдыру өчен көймәдән, катердан, бүрәнәләрдән һәм кул астындагы башка материаллардан ясалган салдан файдаланыгыз. Машинага, мотоциклга утырмагыз, су агымы аларны аударырга мөмкин.
 
Су басу вакытында коткаручылар бу районнан мөстәкыйль чыгарга киңәш итми. Бу адымга хәл тәмам өметсез булып, ярдәм сезгә килеп җитә алмаячагын ачык күзалласагыз гына барырга мөмкин. Бу очракта авыр аяк һәм өс киемен салырга, теләсә нинди йөзгән предметка тотынырга һәм якындагы коры участокка таба йөзәргә, шул ук вакытта даими рәвештә ярдәмгә чакырырга кирәк.
 
Суда булганда өзелгән яисә асылынып торучы электр чыбыкларына кагылырга ярамый, су басу вакытында кешеләр еш кына ток сугудан һәлак була.
Коткарганнан соң, кешеләрне, җыелу һәм эвакуацияләү пунктында теркәп, вакытлыча яшәү урынына җибәрәләр: болар — нигездә, тулай тораклар, мәктәпләр, балалар бакчалары.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в