Совет чорында, КПСС идеологиясенә ярашлы, республикада күрше районнар, шулай ук шәһәрләр арасында социаль-икътисади яктан ныклы бәйләнешләр булдырылган иде. Бу социалистик хезмәт бәйгесен оештыруда чагылыш тапты, атап әйткәндә, Благовар һәм Бүздәк үзара ярышучы районнар саналды. Төбәк дәрәҗәсендәге чараларга мотлак рәвештә күрше районнар вәкилләре чакырылып, алар алдынгы тәҗрибә уртаклашу форматында үтте.
Мондый бәйләнешләрнең социаль һәм икътисади үсешкә уңай йогынтысын инкарь итү мөмкин түгел. Әмма иң мөһиме – районнар арасында урнаштырылган ныклы элемтәләр ике төбәк халкын берләштерүгә дә хезмәт итте.
Бүздәк район Советы рәисе Рамил Салихов хәзерге чорда күрше Благовар районы белән бәйләнешләрне тергезү зарурлыгын менә шушы яссылыкта күрә. Рамил Мөсәлим улы, озак еллар дәвамында Бүздәк район электр челтәрләре ( РЭС) коллективына җитәкчелек итеп, аны тугыз район кергән Октябрьский электр берләшмәсендә алдынгылар сафына чыгара алды. Бүздәкнең бай тәҗрибәле энергетигы РЭСлар эшчәнлегендә үзара хезмәттәшлекнең йөкләтелгән бурычларны үтәүдә уңай йогынтысын да яхшы белә, чөнки күрше районнардагы коллегалары белән аралашып эшләргә омтылды. Благовар РЭСы коллективы белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре исә гомум эшчәнлектә дә чагылыш тапты.
Лаеклы ялга чыкканнан соң, 2020 елда Рамил Мөсәлим улына төбәк депутатлары тарафыннан район Советы рәисе вазыйфасы йөкләтелде. Шуңа да ике район арасында рәсми бәйләнешләрне тергезүдә тәүге адымнарның муниципаль хезмәтләр дәрәҗәсендә ясалуы гаҗәп түгел.
Былтыр 31 мартта Бүздәк районы делегациясе Благовар районының Алексеевка авылы биләмәсендә эш сәфәрендә булды. Районара беренче чара күчмә семинар-киңәшмә рәвешендә оештырылды, анда ике төбәкнең авыл биләмәләре хакимияте башлыклары һәм районнар Советлары депутатлары катнашты. Берлектәге очрашуның төп максаты итеп төбәкләр арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру, аларны ныгыту һәм киләчәктә үстерү куелды, шулай ук урындагы үзидарә мәсьәләләре буенча алдынгы тәҗрибә уртаклашу торды.
– Һәр район тарихында мондый юнәлештәге күмәк чара соңгы чорда беренче тапкыр гына оештырылса да, без аның гаять вакытлы булуын, эшне җанландыруга этәргеч бирәчәгенә тиз арада төшендек, – дип искә ала Рамил Мөсәлим улы. – Җылы һәм эшлекле шартларда үткән “түгәрәк өстәл”дә депутатлар өлгереп җиткән күп кенә мәсьәләләрне күтәрде, аларны хәл итү юлларын билгеләде. Ныклы социаль үсешкә ирешкән Алексеевка авыл биләмәсенең мәдәни-мәгариф объектлары белән якыннан танышу Бүздәк депутатларында зур кызыксыну уятты, чөнки монда эшчәнлектә файдаланырлык бай тәҗрибә үрнәкләре күп иде.
Төбәкара бәйләнешләр үткән елда Бүздәктә зур уңыш белән үткән “Бәлешфест” милли ризык фестивалендә дәвам итте. Благовар районы делегациясе, бәйрәмнең кадерле кунаклары сыйфатында кабул ителеп, аларга барлык чараларда катнашу өчен мөмкинлекләр тудырылды.
Үзара бәйләнешләр быел да дәвам итә, бу юнәлештә чаралар планы расланган. Февральдә Бүздәк район Советы рәисе Рамил Салихов эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында Благовар районы Советының узган ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышында катнашты.
Февраль ахырында исә Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов, район Советы рәисе Равил Гомәров, Совет секретаре Наилә Садыйкова составындагы делегация Бүздәк район Советының 32нче утырышына чакырылды, анда ике район башлыгының хезмәттәшлек турында муниципалитетара килешүгә кул кую чарасы үтте.
– Безнең районнарны уртак омтылышлар берләштерә, төбәк халыклары озак еллар дәвамында аралашып яши, дуслык һәм татулыкта гомер кичерә, – диде Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев. –Хәзерге катлаулы чорда берләшү таләп ителә, чөнки бер-береңә ярдәм итү бик кирәк. Моны моңарчы Уфаның Киров районы белән хезмәттәшлек турында төзелгән килешүдән чыгып расларга мөмкин. Благовар һәм Бүздәк районнары республиканың нык үсешкән төбәкләре санала, ныклы икътисади бәйләнешләр булдырып, без тагын да зуррак уңышларга ирешербез, дип исәплим.
Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов та ихлас теләкләргә кушылды.
Районара килешүдә билгеләнүенчә, күрше төбәкләр өчен аеруча мөһим документта хокуклар белән бергә бурычлар да анык күрсәтелгән, алар үзара хезмәттәшлекнең нигезе булып тора һәм нәтиҗәле эшчәнлектә зур мөмкинлекләр ача. Ике район өчен дә файдалы бердәм проектларны тормышка ашыру өчен исә килешү хокукый яктан нигезләнгән.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.