+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2023, 21:10

"Илһам"да илһам канатлары ныгый

Кичә Нуриман районы Мәдәният сараенда шагыйрә Наилә Әюпова истәлегенә багышланган «Илһам» район әдәби бәйгесе үтте.

"Илһам"да илһам канатлары ныгый
"Илһам"да илһам канатлары ныгый


Әлеге бәйге ике турда үтте. Беренче тур онлайн узды. Ә инде сайлап алуны узган катнашучылар икенче турда район сәхнәсендә жюри һәм тамашачылар каршында “Наилә Әюпова шигырен сәнгатьле сөйләү” , “Үзем иҗат иткән шигырь” номинацияләре буенча бәйге тотты.

Шагыйрәнең дөньяга рәссам күзе белән каравы, гүзәллекне күрә белүе, күңел киңлеге, хисләр байлыгы, шигъри сурәтләү осталыгы һәр шигырендә тоемланды.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә, прозаик, драматург, күп җырлар авторы Халисә Мөдәрисова рәислегендәге жюри әгъзалары призлы урыннарны билгеләде һәм җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырды.

Бәйгенең Гран-приена Яна Субай авылыннан Сәрия Яркәева лаек булды. Нимесләр авылыннан Светлана Баһаветдинова, Кызыл Яр авылыннан Рәсимә Закирова 1нче дәрәҗә дипломга лаек булсалар, Нимесләр авылыннан Рәйсә Әсәдуллинага, Кызыл яр авылыннан Ләйсан Габдрахмановага 2нче дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды. Бәләкәй Теңкәш авылыннан Нәзирә Сиргалина, Раушания Бәдретдинова өченче урынга лаек булсалар, Эльвира Әхтәмова “Тойгылы сөйләм” номинациясендә җиңүче дип табылды. Җиңүчеләргә Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хатлары һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегеннән бүләккә китаплар бирелде.

Чарада шагыйрә Хәлисә Мөдәрисова, Миләүшә Гыйльманова, автор-башкаручы Миләүшә Имашева, Нәфисә Назарова чыгыш ясадылар.

Татар халык вокаль ансамбле “Хәзинә”, "Илһам” вокал төркеме, автор-башкаручы Миләүшә Имашева, Азат Шаһиев, Рәфак Хәйруллин, Фәнүр Якупов, Илвир Мозаффаров, Рәсимә Закирова тамашачыларга җыр- моңнарын бүләк иттеләр.

- Якташ шагыйрәбез Наилә Әюпова истәлегенә багышланган «Илһам» район әдәби бәйгесе халык күнеленә хуш килде. Аның иҗаты күңелебездә сакланыр, киләчәк буынга да тапшырылыр дигән өметтәбез. Чараны оештыруда Нуриман районы хакимияте, аның мәдәният бүлеге, Башкортстан татарлары конгрессы, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясенең урындагы бүлекчәсе, Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы вәкилләре катнашуы чараның дәрәҗәсен тагын да күтәрде.

Чарада мөхтәрәм кунаклар катнашуы зур мәртәбә булды. "Әлеге бәйгене оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәбез", - диде «Илһам» район әдәби бәйгесен оештыручы һәм алып баручысы, Башкортстан татарлары конгрессының Нуриман районы бүлекчәсе җитәкчесе Зилә Фәттахова.

Фото: Вәлимә Мирсаяпова

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: