Документка театр директоры Фирзәт Габидуллин һәм гимназия директоры Равил Идрисов кул куйдылар.
Килешүнең максаты — мәдәниятне үстерү һәм үсеп килүче буынны сәнгать әсәрләренә җәлеп итү, эстетик тәрбия күнекмәләре һәм һөнәри юнәлеш бирү.
Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча илдә мәктәп театрлары системасы үсеш ала, ул үсеп килүче буынны тәрбияләүнең мөһим коралы һәм төбәкләрдә талантлы балалар үсеше өчен социаль лифт булып тора.
Бүген илдә аларның саны инде 28 мең исәпләнә, киләсе елга мондый театрлар барлык мәктәпләрдә дә барлыкка килергә тиеш.