+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март , 18:05

Яшь спортчылар көч сынашты

Бүген Стәрлебаш районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең зона этабы узды.  

Яшь спортчылар көч сынашты
Яшь спортчылар көч сынашты

Спорт чарасында Ишембай, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез, Стәрлебаш, Стәрлетамак һәм Федоровка районнарыннан җиде команда катнашты. Командалар составына 11-12 яшьлек яшь шәйморатовлылар, дүртәр малай һәм кыз керде. Балаларны сыйныф җитәкчесе һәм хәрби куратор озата барды.

Чараны ачу тантанасы Стәрлебаш авылында район Мәдәният сараенда узды. Катнашучы командаларны Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов сәламләде.

⁃ Сезнең бүгенге фестивальдә катнашуыгыз — сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда актив тормыш позициясе турында белдерүегез ул, алга барырга һәм куелган максатка ирешергә теләгегез. Бүген яшь буын русиялеләр өчен физик культура һәм спорт яшәү рәвешенә әверелә. Спортка мәхәббәт патриотизм, бөек тарихка, мәдәнияткә һәм халкыбызның җиңүләренә катнашлык хисләрен гәүдәләндерә. Шәйморатов сыйныфлары арасындагы бүгенге спорт чарасы сезнең һәрберегез өчен чын мәгънәсендә әһәмиятле вакыйга булыр дип ышанам. Ул лаеклы үтсен һәм иң көчлеләргә җиңү китерсен! Сезгә уңышлар телим, билгеләнгән максатлардан читкә тайпылмагыз, үз-үзегезгә ышаныгыз! - диде Рөстәм Камил улы.

Чараның рәсми өлешеннән соң командалар Стәрлебаш авылының спорт-сәламәтләндерү үзәгенә юл тотты, анда алар яшь категорияләре буенча ГТО нормативларын тапшырды. Спорт сынауларының мәҗбүри төрләренә турникта күтәрелү, озынлыкка сикерү, пресс ясау, йөзү, электрон коралдан ату керә. Фестивальнең икенче өлеше Стәрлебаш авылы чаңгы базасы территориясендә узды. Чаңгыда шәйморатовчылар 2 километр араны ярышып үтте.

Фестивальнең ябылу һәм командаларны бүләкләү тантанасында «Башкортстан» хәрби-спорт фонды идарәсе рәисе Виктор Макин катнашты. Спорт-патриотик чара нәтиҗәләре буенча команда зачетында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында - Стәрлебаш районы, икенче урында - Күгәрчен, өченче урында - Мәләвез районы командалары.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в