Сөн буйларына кайтам да
Таң каламын җилләргә.
Җилләр дә гашыйк, күрәсең,
Каен үскән җирләргә.
Мияссәр БАСЫЙРОВ.
Халыкның социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә ярдәм итүче “Атайсал” хәйрия проекты Башкортстан Республикасы Башлыгы башлангычы белән бер ел элек игълан ителгән иде. Туган җир язмышына битараф булмаган меценатлар ярдәмен үз эченә алган проект уңышлы булып чыкты, бер ел эчендә бөтен республика буенча шактый игелекле эшләр башкарылды.
Проектка тәүгеләрдән булып Бакалы районы халкы да кушылды. Шушы төбәктә туып-үсеп, төрле тармакларда уңышларга ирешкән якташ-бакалылылар үзләренең кече ватаннарына көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә булыша. Бүгенге көнгә, әйтик, барлыгы 50гә якын проект рәсмиләштерелгән иде, шуларның 40ы уңышлы тормышка ашырылды.
Проектларның юнәлеше дә төрле – мәгариф учреждениеләрен, мәчетләр һәм чиркәүләрне, зиратларны төзекләндерү, чишмәләрне тазартып заманча җиһазлау, патриотик, мәдәни, спорт юнәлешендәге чараларны оештыруда һәм үткәрүдә финанс ярдәме күрсәтү һ.б. Меценатларның акчалата ярдәме дә төрлечә – меңнән берничә миллион сумга кадәр.
Әйтергә кирәк, махсус проект игълан ителгәнче үк бу төбәккә хәйриялек эшчәнлеге ят түгел иде. Соңгы чорда гына, мәсәлән, якташлар ярдәме белән Куштирәк, Туктагул, Сакат, Иске Маты авылларында – мәчетләр, Киләй һәм Нагайбәк, Дияш авылларында чиркәүләр салынды.
Менә берничә ел инде Бакалы балалары район Мәдәният сарае территориясендәге Вячеслав Топорков эшләткән балалар мәйданчыгында рәхәтләнеп уйный. Бу киң күңелле кешедә туган җирен, туган ягын ярату тойгысы бишек җыры белән бергә уянгандыр, дип әйтәсе килә. Күрчәй авылындагы “Кол-тау чишмәсе” – иң саф сулы чыганакларның берсе. Аны татып караганнар, “тәнгә сихәт бирә бу су”, ди. Әлеге чишмә суын элек-электән яратып эчкәннәр. Авыллар халкы суүткәргечләрдән файдалана башлагач, аңа игътибар кимегән иде. Табигать хозурлыгына битараф кала алмаган Вячеслав Николаевич башлангычы белән чишмәгә яңа сулыш өрделәр. Аның тирә-ягы тәртипкә китерелде, су бәреп чыккан чыганак тирәнәйтелде.
Яңа Саскүл эшсөяр һәм талантлы кешеләре белән генә түгел, яшәүгә көч бирүче “Салкын чишмә”се белән дә дан тота. Хәзер аны заманга яраклаштырып төзекләндерделәр. Биредә ял итә торган өстәлле һәм утыргычлы беседка гына түгел, хәтта символик самавыр да бар. Мөсәгыйр ага Мостафин авыл чишмәсен җанландыру эшләрендә башлап йөрде.
Гомумән, Бакалы районы – чишмә-сулыкларга ифрат бай төбәк. Җырларда данланган Сөн һәм Ык елгаларын шул чишмәләр тулыландыра. Бакалыда дистә еллар элек үк махсус карар белән “Чишмә” программасы кабул ителде. Район биләмәсендәге чишмәләрне тазарту, төзекләндерү төп максат итеп куелды, аларның архитектура ягыннан бизәлешен яхшырту, халыкны шушы эшкә җәлеп итү күздә тотылды. Шулай итеп, районның һәр авылында чишмәләрне тазарту һәм төзекләндерү башланып китте. “Чишмәләрне, яр һәм буа буйларын тазарту, агачлар утырту, юл буйларын, урамнарны җыештыру кебек күмәк эшләр махсус программа-конкурслар белән генә чикләнми. Гомумән, киләчәгебезне хәстәрләү буларак, әлеге эшләр даими башкарыла Бакалыда”, – ди муниципаль район хакимияте башлыгы Александр Андреев.
Сакат авылында матур Җиңү паркы барлыкка килде. Территорияне коймалау, яктырту 2020 елның җәендә башланган иде. Көзен туя, барбарис һәм башка декоратив үсемлекләр утыртылган парк салынды. Авылдашларының һәр башлангычына теләктәшлек күрсәтүче мөхтәрәм якташлары Рамил Мөхәммәтов ярдәме белән ял итү өчен шундый матур урын барлыкка килде. Агымдагы елда эшләр дәвам итә, августта Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган яугирләргә стела ачу планлаштырыла.
Гомумән, якташлар ярдәме белән соңгы елларда районда һәйкәлләр һәм обелисклар төзү һәм реконструкцияләү актив алып барыла. Әхмәр, Утар, Боҗыр, Кандалакбаш авылларында яңа һәйкәлләр калкып чыкты, Иске Маты, Камышлытамак авылларындагылары яңартылды. Мостафадагы һәйкәл төзелешенә Бакалы районының “Бакалы якташлары” җәмгыяте башкарма комитеты рәисе Равил Кәримов зур өлеш кертте. Аның районның көндәлек тормышында актив катнашуы, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, Бакалы җиренең мәдәни мирасын саклау һәм үстерү юнәлешендәге эшләре турында өлкәннәр дә, яшьләр дә белә. Равил Мотыйгулла улы район янгын сүндерү хезмәтенә зур ярдәм күрсәтте, янгын техникасы, җиһазлары белән тәэмин итүне дәвам итә, Мостафа авылына газ керткәндә ярдәм итте, туган авылында янгын депосы оештырды.
Шушы көннәрдә кечкенә Кандалакбаш авылы 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Чараларны уздыруга, шул исәптән төзекләндерү эшләренә акчалата авылда яшәүчеләр һәм шушы авылдан чыккан кешеләр, иганәчеләр дә ярдәм иткән. Юбилей хөрмәтенә колачлы төзекләндерү эшләре башкарылды, Әфганстанда, Чечен Республикасында хәрби конфликтларда катнашучылар хөрмәтенә Хәтер аллеясы ачылды. Бәйрәм көнендә кул осталарының күргәзмәләре, милли уеннар һәм бәйрәм концерты оештырылды, анда район үзешчәннәре генә түгел, чакырылган артистлар да чыгыш ясады. Кандалакбашлылар “Атайсал” проектында актив катнаша. Мәсәлән, 1965 елда туган авылдаш-яшьтәшләр (11 кеше) үз акчаларына яраткан ял итү урынына әверелгән “Яркәй чишмә”сен төзекләндергән.
Юлтимер авылында чувашларның “Учук” бәйрәме югары дәрәҗәдә узды. Әйтергә кирәк, Юлтимер – чувашларның ата-бабалары йоласы сакланып калган бердәнбер авыл. Бәйрәм иген игү, елны уңышка юрау йолаларына нигезләнгән. “Учук” – язгы чәчү эшләреннән соң, булганга рәхмәт әйтеп, тормыш гармониясен саклау максатыннан Тура алласына корбан китерү, киләчәккә хәерле яшәеш сорау йоласы.
Бәйрәмдә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Соколов та катнашты һәм авыл клубына музыка җиһазлары сатып алу өчен сертификат тапшырды.
Бакалы районы авыллары бәйрәмнәрендә халыкларның күңел байлыгы, милли гореф-гадәтләре, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләре, башка халыкларга дустанә мөнәсәбәте, үзара аңлашуның тагын да ныгуы ачык күренә.
Якташлар белән тыгыз, нәтиҗәле эшчәнлек Бакалы районында узган гасырда ук җайга салынган иде, атап әйткәндә, 1999 елның гыйнварында “Бакалы якташлары” җәмгыяте оештырылды. Аны Бакалы районының шәрәфле шәхесе, Уфа дәүләт нефть техник университеты президенты, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Айрат Шаммазов җитәкләде. Җәмгыять төзүнең мәгънәсе үзара мөнәсәбәтләрне матди яссылыкка гына кайтарып калдыру түгел. Бергәләп эшләүнең әһәмиятле үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, яшь буында туган җиргә мәхәббәт тойгысы тәрбияләү. Әлбәттә, якташлар җәмгыятенең бердәмлеккә нигезләнгән мөмкинлекләре дә бар. Шуларны файдалану Бакалы районының үсешенә һәм чәчәк атуына хезмәт итә.
Бакалыда берничә ел элек әлеге якташлар җәмгыятенең үзенчәлекле юбилее уңаеннан эшлекле һәм тантаналы чаралар оештырылган иде. Ул “Туган якка – инвестицияләр” дип аталган “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдән башланды. “Районыбызда туып-үсеп илебезнең һәм республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче, туган төбәкләре белән тыгыз бәйләнештә торучы бакалылылар егерме ел дәвамында районның социаль-икътисади үсешенә үзләренең мул өлешен кертте”, – дигән иде шул чакта Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев.
Агымдагы елның көзендә районда чираттагы якташлар форумын үткәрү планлаштырыла.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бакалы районы.