+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 март 2023, 09:53

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?
Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?

Якын көннәрдә Башкортстанда +13 градуска кадәр җылыта. "Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, бүген, 20 мартта, болытлы һава торышы көтелә. Көндез төньяк районнарда кар яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез -1, +4, таулы районнарда +7 градус булачак.

Иртәгә, 21 мартта, һава торышы үзгәрмәячәк. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -1, -6, көндез +4, +9, таулы районнарда +13 градус тәшкил итәчәк.

22 мартта да һава температурасы үзгәрешсез калачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас