+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2023, 11:19

Бала учакка сикергән

Уфа табиблары аның гомере өчен көрәшә.

Бала учакка сикергән
Бала учакка сикергән

Иглин районында сигез яшьлек малай учак аша сикерергә була, нәтиҗәдә, күпсанлы тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә эләгә. Барысы да 18 мартның кичендә Иглин авылында була: абыйлы-энеле ике малай учак ягалар һәм ут аша сикереп уйнарга булалар.

Нәтиҗәдә, аларның берсе янган учакка егылып төшә. Баланы шунда ук Уфага тән пешү бүлегенең реанимациясенә илтәләр, аның башы, муены, гәүдәсе, шулай ук аяклары I, II һәм III дәрәҗәдәге пешү ала, яралар тәннең 15% өслеген биләп тора. Табиблар малайның хәлен тотрыклы авыр дип бәяли.

- Бу факт буенча янгын күзәтчелеге чакырылмаган. Вакыйганың хәл-шартлары ачыклана. Тикшерүне Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе үткәрә, - дип өстәделәр әлеге ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: