+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2023, 14:18

Башкортстанда 66 яшьлек пенсионерны эзлиләр

Ул 17 мартта юкка чыккан.

Башкортстанда 66 яшьлек пенсионерны эзлиләр
Башкортстанда 66 яшьлек пенсионерны эзлиләр

66 яшьлек Мөнирә Зарипова Туймазы районында 17 мартта югалган. Бу хакта "Лиза Алерт. Башкортстан" эзләү-коткару отрядының "ВКонтакте"дагы төркемендә хәбәр ителә.

Югалган кешенең билгеләре: буе - 160 сантиметр, чәче һәм күзләре кара. Югалган көнне хатын зәңгәр куртка, кара итек кигән булган. Аның туганнары белдерүенчә, ул медицина ярдәменә мохтаҗ.

Мөнирә Зарипованың кайда булуы турында мәгълүматка ия булган һәркемне 88007005452, яки 112 телефоннарына шалтыратуны сорыйлар.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: