Иске Күрдем – Тәтешле районында иң зур авылларның берсе. Шулай ук ул республикага бик күп танылган шәхесләрне биргән, бүгенге көндә яшәр өчен барлык шартлары булган, елдан-ел үсә, зурая баручы авылларның берсе. Анда бик күп матур чаралар үтә, ә шушы көннәрдә оештырылганы Тәтешле районын гына түгел, бөтен республиканы гөрләтте. Ул – “Аек авыл” республика конкурсы чикләрендә үткән фестиваль-марафон. Бу көнне авылның һәр почмагында бәйрәм үтте, дисәк тә һич арттыру булмас.
“Киеков, Атнабай – безнең кан, безнең тарих, безнең дан”
Бәйрәм чаралары иртә белән Әнгам Атнабаев исемен йөрткән Иске Күрдем мәктәбендә шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Биредә бик күп чаралар планлаштырылган иде. “Киеков, Атнабай – безнең кан, безнең тарих, безнең дан” дигән “түгәрәк өстәл”, шулай ук сәхнә осталыгы, ораторлык сәнгате буенча мастер-класс, Әнгам Атнабаевның иҗаты буенча ачык дәрес үтте.
Мастер-класста малайлар һәм кызлар теләп катнашты, шулай булмый ни, аны бит Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Уфа “Нур” татар театры актрисасы Резида Фәхруллина үзе үткәрде!
– Сез бик оста балалар икән, әйткәнне хәзер отып аласыз, афәрин! – дип мактады укучыларны Резида ханым, барлык биремнәрне бик теләп башкарган укучыларга карап.
Мәктәптә озак еллар эшләгән Зөһрә Мостафина алып барган ачык дәрес тә кунакларга бик ошады, алар укучы балаларның активлыгына, укытучының дәрес бирү осталыгына сокланды.
“Киеков, Атнабай – безнең кан, безнең тарих, безнең дан” дип аталган “түгәрәк өстәл”дә дә республикадан килгән бик күп кунаклар катнашты. Аларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Шайнурова, авыл хакимияте башлыгы Лариса Нисапова, “Акбузат” журналының баш мөхәррире, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты әгъзасы Лариса Абдуллина сәламләде. Чыгышлар бай һәм тирән эчтәлекле булды. “Түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясаучылар арасында тарих фәннәре кандидаты Салават Хәмидуллин, БДУның Тарих һәм дәүләт идарәсе институтының тарих, археология һәм этнология институты доценты Искәндәр Сәетбатталов, Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының бүлек мөдире Миңлегали Нәдергулов, Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы Азат Кинҗәбулатов, педагогия хезмәте ветераны, тарихчы Венера Шәйхисламова, виртуоз курайчы Роберт Юлдашев, Әнгам Атнабаевның энесе Мәгъдән Атнабаев, ветеран укытучы Фидәлия Мостафина, мәктәпнең Әнгам Атнабаев музее җитәкчесе Эльмира Әбелкарамова, районның тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Айсылу Шәрифҗанова бар иде. Киековлар, Атнабаевлар кебек данлыклы шәхесләребезнең исемен онытмау, тарихи хәтерне саклау, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, аек тормыш рәвеше алып бару, авылда яшәү шартларын яхшырту турында сүз барды, бу юнәлештә эшне оештыру буенча резолюция кабул ителде.
Онытылмас шәхесебез
Бу көнне авыл мәчете территориясендә мәгърифәтче, шагыйрь, публицист, тарихчы Гарифулла Киековка һәйкәл ачылу мөһим вакыйгага әйләнде.
1864-1918 елларда яшәгән бу олуг шәхеснең авыл, халык өчен эшләгән эшләре бихисап. Шуңа да, гасырлар үтү белән дә, аның яхшылыгын халык онытмый. Гарифула Киеков авылда мәчет салдыра, шәкертләр өчен мәдрәсә, китапханә, ачлар өчен туклану бүлеге, даруханә, шифаханә ача. Кызганычка каршы, совет власте урнашкан елларда Гарифулла Киеков вәхшиләрчә үтерелә.
Халык аны беркайчан да онытмый, исеме күрдемлеләрнең теленнән төшми. Моннан берничә ел элек нәкъ Гарифулла Киеков мәчет төзегән урынга изге иман йорты салына, Күрдем урамы азан тавышына күмелә.
Менә танылган мәгърифәтче Гарифулла Киековка һәйкәл куелды. Аны ачу тантанасында авыл халкы, кунаклар катнашты. Район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов күрдемлеләрне генә түгел, бу зур вакыйга белән барлык тирә-як авыллар халкын, район кешеләрен котлады, уртак тырышлык белән искиткеч матур һәйкәл килеп чыгуын ассызыклады, аны төзүгә саллы өлеш керткән кешеләрне билгеләп үтте.
– Күрдем үзенең бөек шәхесләренә бик игътибарлы, хөрмәт белән карый. Ничә еллар үткәч тә Гарифулла Киековны истә тотып, аңа һәйкәл ачуыгыз хөрмәткә лаек. Авыл белән танышып, биредә барган эшләргә таң калып, сөенеп йөрибез. Авыл биләмәсе “Аек авыл” программасы буенча бик күп файдалы һәм кирәкле эшләр алып бара. Мондый уңышлар белән сез республика күләмендә дә югалып калмассыз, – дип, җыелган халыкны тәбрикләде башкаладан килгән кунак Миңлегали Нәдергулов.
– Ниһаять, бу теләгебез дә тормышка ашты. Дин әһелләренә, иман йортына булышлык күрсәткән кешеләргә зур рәхмәт. Беренче чиратта – эшкуар Камил Ибәтуллинга, район җитәкчелегенә, авыл хакимиятенә, – дип үзенең шатлыгын белдерде авылның мулласы, Әнгам Атнабаевның бертуган энесе Мәгъдән Атнабаев.
Авылдашларын бу шатлыклы вакыйга белән авыл хакимияте башлыгы Лариса Нисапова да котлады. Ул аеруча һәйкәлнең иганәчесе – “Мегабит” җәмгыяте директоры Камил Ибәтуллинга зур рәхмәт белдерде.
Менә кайчандар ерткычлар кулыннан корбан булган Гарифулла Киеков авылына әйләнеп кайтты. Аның шундый да килешле итеп эшләнелгән һәйкәле безнең барыбызны да иманга чакырып, аек, матур тормыш алып барырга әйдәп тора кебек.
Самавыр бәйрәме
Самавыр заманы түгел инде, ул күптән өстәлләрдән чормаларга күчте, дип кем әйтте? Чыжлатыр самавырың булганда, газың бер читтә торсын! Күрдем халкы, гомумән, Тәтешле халкы самавырны бик хөрмәт итә, ул көнне гөрләгән “Самавыр бәйрәме” дә шуңа ачык мисал. “Җиде күзле чишмә чәе” барыбызны да чәй табынына чакырып торды.
Мәдәният йорты каршындагы мәйданга сый тулы өстәлләр сузылган. Нинди генә ризык юк биредә! Милли ашлардан өстәлләр сыгылып тора. “Күгәрчен сөте генә юк” дигән сүзтезмә нәкъ шушы очракка туры киләдер. Хәер, бәлки, ныклабрак карасаң, анысы да табылыр иде – тәтешлелеләр булдырмаган эш юк бит ул!
Ә иң шатландырганы шул – татары да, удмурты да, башкорты да, урысы да бер мәйданда, бер бәйрәмдә, бер теләктә, бер уйда. Һәркем үз милли ашы белән кунакларны каршылый, үз милли телендә сәламли һәм җырый. Байлык түгелме ни бу?! Иң зур байлык, иң зур сөенеч тә шул: биредә ничә милләт кешесе бертугандай дус-тату яши. Ә дуслар табынында самавырга һәрчак урын бар!
Спорт ярышлары
Ә икенче мәйданда спорт уеннары кызды. Биредә “Бәйге – Атнабай җирендә” дигән спорт ярышлары үтте. Анда “Аек авыл” республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр – күрдемлеләр, Яңавыл районының Яңа Артавыл авылыннан, Пермь краеның Куяды районы Гондырь бистәсеннән килгән командалар үзара җитезлектә, “Мунча ягу”, “Чукмар ыргыту”, “Таяк тарту”, “Авыл марафоны”, “Күрдем биатлоны, “Аркан тартышу” кебек кызык та, күңелле дә ярышларда көч сынашты. Аларны әйдаманнар дәртләндереп, көч биреп торды. Нәтиҗәдә, Яңавыл районыннан килгән “Уран” ыруы командасы җиңү яулады.
Җиде күзле чишмә
Күрдемгә килгән кунаклар “Хәзрәт чишмәсе”н күрмичә китми. Бу юлы да мәртәбәле кунаклар утырган автобус “Хәзрәт чишмәсе”нә юл алды. Кунакларны чишмәләрнең тарихы белән таныштырдылар һәм Әнгам Атнабаевның сүзләрен китерделәр: “Матур буласың килсә – беренче “күз”еннән эч, батыр буласың килсә – икенче “күз”еннән, сәламәт буласың килсә – өченче “күз”еннән...” Алай гына да түгел, биредә “Мәхәббәт күзе” дә, “Акыл күзе” дә бар икән. Шуңа да кунаклар биредә үзләренә кирәк “күз”ләрдән су тутырып алды. Ә хәйләкәррәк булып чыкканнары шешәләренә әз-әзләп бар “күз”ләрдән дә су тутырып алды.
Чишмә – искиткеч матур урында урашкан. Аның тарихы да Гарифулла Киеков белән бәйле. Шуңа исеме дә “Хәзрәт чишмәсе” булып йөри. Ә инде ел саен биредә дини бәйрәм – “Сөхбәт җыены” үткәрү – ихтирамга лаек.
Шигърият бәйгесе
Мәдәният йортында иртәннән бирле “Күрдем чишмәләре” төбәкара шигърият бәйгесе барды. Биредә поэзия сөючеләр ике номинациядә көч сынаша: беренчесе – Әнгам Атнабаев шигырьләрен оста итеп укучылар арасында, икенчесе – үзләре каләм тибрәтүчеләр арасында. Быел аңа яңа номинация дә өстәлгән – Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган җырларны башкаручылар бәйгесе. Аерым башкаручылар, фольклор төркемнәре, ансамбльләр сәхнәдән Атнабай сүзләренә язылган җырларны яңгыратканда бу яңалык өчен сөенеп утырдык.
Быел конкурста катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны 150гә якынайган. Болар сайлап алу турыннан үткәннәр генә. Димәк, конкурс бик озак барачак. Әллә бу сан жюрины куркыткандыр дисезме? Исемлеккә карап “Аллаһка шөкер!” дип кабатлап утырдык. Сөенмичә буламы соң? Димәк, әле шигъриятне яратучылар, каләм тибрәтүчеләр арабызда күп, димәк, туган телебез, шигъри мирасыбыз беркайчан да югалмаячак. Димәк, Атнабаебыз тагын озын-озак еллар яшәячәк. Сәхнәләрдә, күңелләрдә, җырларда.
Сәхнәгә 5-6 яшьлек балалар күтәрелгәндә, күңел берчә тантана итә, берчә соклана, ә күзләр яшь белән тула. Шушы нәниләргә, аларны әзерләгән олыларга зур рәхмәт. Гомумән, шигырь сөйләүчеләрнең барысына да зур рәхмәт. Аларның һәркайсы – Әнгам абыйның мирасын саклауга һәм пропагандалауга зур өлеш кертүче.
Катнашучыларның осталыгын шагыйрә Лариса Абдуллина җитәкчелегендә актриса Резида Фәхруллина, курайчы Роберт Юлдашев, нәфис сүз остасы Зилә Әбделманова, журналист Гөлнара Гыйлемханова, Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты Лиза Фәхруллина, “Аргамак” этно-рок төркеме җитәкчесе Ринат Рамазанов, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәис Исмәгыйлов, Республика халык иҗаты үзәгенең әйдәүче белгече Эльвира Дәүләтбирдина бәяләде.
Һәр конкурстагы кебек, катнашучылар арасыннан иң-иңен сайлап алу җиңелдән түгел. Шулай да жюри җиңүчеләрне билгеләде. 16 яшькә тиклем шигырь укучылар арасында беренче урынны – Күрдем авылыннан Эмиль Дахиев, үз шигырьләрен укучылар арасыннан – Ева Гыйльметдинова яуладылар. Өлкән шигырь укучылар арасында беренче урын Караидел районыннан Зәһия Галимовага бирелде. Ә үз иҗат җимешен тәкъдим итүчеләр арасында беренчелекне Яңавылдан Әнәс Шәймәрданов алды. Гран-прига Балтач районыннан Гөлшат Ихсанова лаек булды. Шулай ук фестивальдә Ә. Атнабаевның премиясе лауреатлары Мәгъдән Атнабаевның, Лиза Фәтхуллинаның, Фидәлия Мостафинаның, китапханә мөдире Элида Карамованың, Күрдем авыл советының, К. Маркс хуҗалыгының махсус призлары тапшырылды.
Яңа лауреатлар
Традиция буенча, ел саен Әнгам Атнабаев премиясе тапшырыла. Ул лаеклы рәвештә шагыйрьнең эшен дәвам итүчеләргә: язучыларга, журналистларга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә үзен танытучыларга бирелеп килә. Ел саен шагыйрь исемендәге премияне алучылар исемлеге ике кешегә арта килә (бары тик узган ел гына ул бер генә кешегә бирелде). Быел да бу исемгә лаек булган якташларыбызны котларга була, аларның исемнәре билгеле: районның туган якны өйрәнү музее директоры Айсылу Шәрифҗанова һәм Мәчетле районында яшәүче якташыбыз, укытучы, тарихчы, берничә китап авторы Венера Шәйхисламова! Шушы көннәрдә Венера ханымның Әнгам Атнабаев истәлегенә багышланган “Атнабай – күңелләрдә” дип исемләнгән җыентыгы дөнья күрде, чагу буяулары белән балкыган өр-яңа китапны Венера ханым Әнгам Атнабаевның энесе Мәгъдән абыйга бүләк итте. Яңа лауреатларны бу зур һәм җаваплы исем белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Сынатмыйлар, сынатмаслар!
Иске Күрдем авыл советы район биләмәләре арасында үткән “Аек авыл” конкурсында җиңеп чыгып, республика бәйгесендә катнаша. Һичшиксез, Иске Күрдем авыл советы бу конкурста җиңүгә бик тә лаеклы. Югарыда әйтүебезчә, авылда социаль учреждениеләр матур күрсәткечләргә ирешә, яшәү шартлары яхшыра, яңа йортлар төзелә, балалар туа, авыл биләмәсе “Урындагы башлангычларга ярдәм”, “Эшлекле гамәлләр” кебек һәм башка программаларда катнаша. Монда, әлбәттә, авыл хакимияте башлыгы Лариса Нисапованың, моңа кадәр авыл советын җитәкләгәннәрнең өлеше зур.
Карл Маркс исемендәге хуҗалык – районда алдынгылар исәбендә. Аның җитәкчесе Өлфәт Габсәламов бөтен күңелен биреп эшли, авыл яшәсен, кешеләр эшле булсын өчен зур көч сала. Иген игү, ит-сөт җитештерү кебек җаваплы эшеннән тыш, ул һәрвакыт авыл биләмәсендә үткән чараларда катнаша, еш кына аларның иганәчесе буларак чыгыш ясый.
Узган ел хуҗалыкта 41 мең 200 центнер ашлык җыеп алынган. Алдагы елның уңышы өчен кирәкле күләмдә орлык салынган. Көздән 1700 гектар җир туңга сөрелгән, 1100 гектарда күпьеллык үлән чәчелгән, 350 гектарны уҗым культуралары били. Хуҗалык фермаларында 1200 баш сыер малы, атлар бар, техника яңартыла. Бер сүз белән әйткәндә, хуҗалыкның бүгенгесе ныклы, алдагысы ышанычлы.
Мәгъдән Атнабаев турында да берничә сүз әйтеп китми булмый. Туксаннан узган аксакалыбыз мәчетнең имамы булып кына тормый, яшь буынны тәрбияләүдә зур эш алып барудан тыш, авыл биләмәсендә үткән бик күп дини бәйрәмнәрнең башында тора, “Хәзрәт чишмәсе”н карап-тотуга зур өлеш кертә, “Сөбхәт җыены”н үткәрүдә алдан йөри. “Берәр эш тукталып торса, яки тиешенчә бармаса, Мәгъдән абый авыл Советына да, район җитәкчелегенә дә тынгы бирми, кирәк булса, Уфага кадәр барып җитә!” – дип шаярталар биредә аның турында. Чыннан да, Мәгъдән Касыйм улына карап, күз тимәсен, барыбызга да шундый иманлы, сәламәт картлык бир дип телисе генә кала!
Район җитәкчелеге авылларда үткән һәр чараны оештыруга зур көч сала. Әлеге чарада да район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Шәйнурова, район Советы башлыгы Марат Садретдинов катнашты. Шушындый матур башлангычларның башында торулары, матур традицияләрне саклап килүләре өчен район җитәкчеләренә зур рәхмәт әйтәсе килә!
Без, тәтешлелеләр, Атнабайлы, Чокрыйлы, Киековлы, Салаватлы, Хәнияле районда тууыбыз белән горурланабыз! Бу кешеләрнең данын, исемен күтәреп, район данын тагы да биегрәк күтәрәбез, чөнки алар – бөтен республикага, илгә билгеле шәхесләр.
...Әнгам Атнабаев үзенең “Күрдем” дигән шигырендә:
“Мин Күрдемдә күрдем
көләч йөзле,
Киң күңелле тыйнак горурлык.
Бу сыйфатлар
безнең балаларның
Баласына үрнәк булырлык” – дип язган иде.
Чыннан да, республикабызның йөзек кашы булырдай авылларның берсе ул Иске Күрдем. Ата-бабалар традицияләренә тугры калып, киләчәккә йөз тотып, матур планнар, матур эшләр белән яшәүче, аек акыллы, Киековлы, Атнабайлы, Зиниралы Күрдем!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Тәтешле районы.