

Министрлар кабинеты җитәкчесе сүзләренчә, Башкортстанда даими яшәү урыныннан китәргә мәҗбүр булган Херсон шәһәре һәм өлкәсе халкына ярдәм күрсәтү буенча эш дәвам итә. Бүгенге көнгә дәүләт ярдәме чарасы турында 92 гариза килгән. Шуларның яртысыннан артыгы торак сертификаты алуга.
"Бүген ихтыяҗның гомум суммасы якынча 110 млн сум тәшкил итә. Финанслау Территорияләрне үстерү фондының иҗтимагый-хокукый компаниясе акчалары исәбенә алып барыла. Хәзерге вакытта гомум суммасы 104 млн сум булган 31 дәүләт торак сертификаты чыгарылды, шулай ук гражданнарга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү бүлү өлешендә 31 уңай карар кабул ителде", — диде Андрей Назаров.
Республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин сүзләренчә, мөрәҗәгать итүчеләр түләүләрне моңа диелгән акча Башкортстан территорияләрен үстерү федераль фонды тарафыннан бүлеп бирелгәннән соң алачак. Якынча срок - шушы елның март ахыры.
фото: башинформ