+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 март 2023, 02:26

Алты бала һәлакәткә юлыккан

Берсен коткара алмаганнар...

Алты бала һәлакәткә юлыкканАлты бала һәлакәткә юлыккан
Алты бала һәлакәткә юлыккан

Бүген төнлә Белорет районының Тирлән авылында юл һәлакәте була, анда алты бала зыян күрә, шуларның берсе һәлак була. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомствода сөйләүләренчә, "ВАЗ 2110" һәм "УАЗ" җиңел автомобильләре катнашындагы юл фаҗигасе Совет урамында булган.

Коткаручылар, медиклар, полиция хезмәткәрләре зыян күрүчеләргә "ВАЗ 2110" автомобиленнән чыгарга ярдәм итә.

"Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "ВАЗ 2110" автомобилендәге алты бала зыян күргән, шул исәптән 2006 елда туган бала һәлак булган. Биш бала имгәнгән. Аларның икесе, беренчел мәгълүматлар буенча, 2008 елда, өчесе 2007 елда туган. Алар барысы да тикшерү өчен Белорет үзәк район дәваханәсенә җибәрелгән", - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен ЮХХДИ хезмәткәрләре ачыклый.

Алты бала һәлакәткә юлыккан
Алты бала һәлакәткә юлыккан
Алты бала һәлакәткә юлыккан
Алты бала һәлакәткә юлыккан
Автор:Резида Валитова
Читайте нас