+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2023, 11:45

Кредит түләмәячәкләр

Һәлак булган яугирләрнең туганнары "созаемщик" булган очракта, шулай ук яугир инвалид булса, кредитлары гамәлдән чыгарылачак.

Кредит түләмәячәкләр
Кредит түләмәячәкләр
Дәүләт думасына шундый закон проекты кертелгән.

Гамәлдәге законнар буенча хәрби һәлак булган очракта бурычларын исәптән чыгаруга аның хатыны һәм балалары гына исәп тота иде.

Хәзер бу ташлама ата-аналарга һәм уллыкка алучыларга да биреләчәк.

"Гамәлдәге законнар буенча, ата-ана "созаемщик" булган очракта, бурыч тулы күләмдә сызып ташланмый, ә алар җилкәсенә кала. Закондагы үзгәрешләр бу проблеманы хәл итәчәк - СВОда һәлак булган яугирнең (мобилизацияләнгәннәр дә, иреклеләр дә) кредиты гамәлдән чыгарылачак", - дип аңлата Федерация Советы вице-спикеры Андрей Турчак.

Кредитларны хәрби беренче группа инвалидлык алган очракта да сызып ташлаячаклар, диелә закон проектына аңлатма язмасында.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: