+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2023, 16:30

Сигезенче катта үрмәләп йөри (видео)

Мәхәббәттән, я башкадан башы "киткән"ме?!

Сигезенче катта үрмәләп йөри (видео мәкалә эчендә)
Сигезенче катта үрмәләп йөри (видео мәкалә эчендә)

22 мартта Уфаның ашыгыч хезмәтләренә куркыныч вакыйганың шаһитлары шалтырата. Алар сөйләвенчә, башкаланың Боҗра урамындагы 195нче йорт стенасында 8нче кат дәрәҗәсендә бер ир «йөри».

Урынга Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе эзләү-коткару отряды һәм полиция хезмәткәрләре килә. Аларны күреп калган "үрмәкүч" ир 8нче каттагы бер тәрәзәдән икенчесенә күченергә тырыша, үзе кычкырып сүгенә, ә аннары тәрәзә урынында калган арага кереп яшеренә. Коткаручылар 8нче катка күтәрелә, ә анда буш аракы шешәсе һәм кабымлыклар гына була.

Ирне мондый кыланышка нәрсә этәргәне билгесез. Кайбер мәгълүматлар буенча, бәлки, җавапсыз мәхәббәттер — ул кызның фатирына тәрәзәдән керергә уйлагандыр.

Бәхеткә, беркем дә бу зыян күрмәгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: