+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2023, 11:12

Унбиш яшьтә - кеше талаучы

Унсигездә ни булыр? Уфа мәктәпләренең берсендә укучы малайны ике елга хөкем иткәннәр.

Унбиш яшьтә - кеше талаучы
Унбиш яшьтә - кеше талаучы

Уфаның Калинин район суды 15 яшьлек үсмергә карата «акча тартып алу» мәддәсе буенча хөкем карары чыгарды.
Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның сентябрендә Уфа мәктәпләренең берсендә берничә укучы арасында низаг килеп чыккан. Шуннан соң үсмер дуслары белән бер ай дәвамында өч укучыдан акча талап, җәзалау белән янаган. Мондый хатлар шәхсән үзләренә дә әйтелгән, шулай ук социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда да язылган.

Шулай итеп, балигъ булмаганнар зыян күрүчеләрдән 2,3 мең сум акча ала, аларны тапшырганда полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

Суд кеше талаучыга ике елга шартлы рәвештә, шул ук чорда сынау срогы белән ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели. Аның ярдәмчеләренә карата яше җитмәү сәбәпле җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карарлар чыгарыла.

Сез укыган чорда мондый хәлләр булдымы?

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: