+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2023, 09:55

Финанс омбудсмены: сораулар һәм җаваплар

Кем ул финанс омбудсмены һәм нинди очракларда аңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин? Финанс омбудсменына мөрәҗәгатьне ничек язарга? Физик берәмлек һәм финанс оешмасы арасындагы бәхәс нинди тәртиптә каралачак? Шушы һәм башка сорауларга түбәндә җавап табарга мөмкин.

Финанс омбудсмены: сораулар һәм җаваплар
Финанс омбудсмены: сораулар һәм җаваплар
Кем ул вәкаләтле вәкил?

Финанс вәкаләтле вәкил (омбудсмен) – “Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” 2018 елның 4 июнендәге 123-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә эш итүче бәйсез вазыйфалы кеше.
Омбудсмен физик берәмлекләр һәм финанс оешмалары арасындагы бәхәсләрне ачыкларга ярдәм итә, судка мөрәҗәгать итмәскә мөмкинлек бирә.

Моны белү мөһим!

Әгәр бәхәс финанс вәкаләтле вәкиле тарафыннан каралырга тиеш булса, финанс хезмәтләрен кулланучылар финанс оешмасына таләпләрне суд тәртибендә бары тик омбудсменга мөрәҗәгать иткәннән соң гына белдерергә хокуклы;
кулланучылар мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм карау бушлай башкарыла;
бары тик милек характерындагы мөрәҗәгатьне карый, шул ук вакытта түләтелә торган сумма күләме 500 мең сумнан артмаска тиеш. ОСАГО килешүе буенча түләүләр искәрмә булып тора – алар күләменә бәйсез рәвештә карала.
Финанс вәкаләтле вәкил федераль һәм муниципаль власть органнарына, Русия Федерациясенең Үзәк банкына һәм башка оешмаларга һәм вазыйфалы кешеләргә буйсынмый.

Нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә?

Финанс оешмасы белән бәхәс туса, мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Иң мөһиме – сез белгән яисә үз хокукыгызны бозу турында билгеле булырга тиеш көннән соң өч ел узмавы мотлак.
Финанс омбудсменына мөрәҗәгатьне финанс вәкаләтле вәкил белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыручы финанс оешмасына карата гына җибәрергә мөмкин.
Финанс вәкаләтле вәкил белән үзара хезмәттәшлек итәргә тиешле оешмалар:
ОСАГО, ДСАГО һәм җир өсте транспорты чараларын (тимер юлныкыннан тыш) страховкалау эшчәнлеген 2019 елның 1 июненнән гамәлгә ашыручы страховка оешмалары;
барлык страховка оешмалары (мәҗбүри медицина страховкалавын гамәлгә ашыручы страховка оешмаларыннан тыш) – 2019 елның 28 ноябреннән;
микрофинанс оешмалары (МФО) – 2020 елның 1 гыйнварыннан;
кредит оешмалары, кредит кулланучылар кооперативлары (КПК), ломбардлар, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары (НПФ) – 2021 елның 1 гыйнварыннан.

Моны белү мөһим!

Русия банкы шундый финанс оешмалары реестрын алып бара.
Финанс омбудсмены белән ирекле нигездә эшләүче финанс оешмалары “Финанс вәкаләтле вәкил эшчәнлеген тәэмин итү хезмәте” (“СОДФУ”) исемлегенә кертелгән.
Әгәр финанс оешмасы Реестрга яки Исемлеккә кермәсә, үз финанс хокукларыгызны яклау өчен судка мөрәҗәгать итегез.
АНО “СОДФУ” – Русия Банкы тарафыннан төзелгән “Финанс вәкаләтле вәкил эшчәнлеген тәэмин итү хезмәте” коммерцияле булмаган автоном оешма.

Кемнәр ярдәм сорый ала?

Финанс хезмәтләреннән кулланучылар, аның белән яисә финанс оешмасы белән килешү төзегән яисә финанс хезмәте күрсәтелгән зат;
Финанс хезмәтләреннән кулланучының законлы вәкиле;
Финанс хезмәтләреннән кулланучының таләбе таләп итү (цессия) хокукын бирү килешүе буенча финанс оешмасына карата таләбе бирелгән кеше.

Кая барырга, ничек язарга?

Финанс вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатьне түбәндәге ысуллар белән юлларга мөмкин:
электрон рәвештә шәхси кабинет аша финанс вәкаләтле вәкилнең рәсми сайтында (Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА) аша авторизация таләп ителә);
электрон рәвештә “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша;
язма рәвештә финанс вәкаләтле вәкил адресына.

Моны белү мөһим!

Мөрәҗәгатьне юллаганчы, вәкаләтле вәкилгә гариза (дәгъва) белән бәхәс туган оешмага язма яисә электрон формада кисәтү кәгазе җибәрергә кирәк. Әгәр сезнең хокукларыгыз бозылган көннән башлап 180 көннән дә артык булмаса, гариза (дәгъва) алынган көннең иртәгесеннән башлап 15 эш көнендә җавап бирергә тиешләр. Башка очракларда – 30 календарь көн эчендә. Әгәр финанс оешмасының җавабы күрсәтелгән срокларда канәгатьләндермәсә яисә бирелмәсә, финанс вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Карары турында ничек белергә?

Вәкаләтле вәкилнең карары турында хәбәр итү кабул ителгән көннән бер эш көне эчендә түбәндәге юл белән гамәлгә ашырыла:
омбудсмен тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ формасында;
кәгазь вариантта.
Омбудсмен карары аңа кул куйганнан соң 10 эш көне узгач үз көченә керә. Финанс оешмасы анда күрсәтелгән срокта карарны үтәргә тиеш.

Ул ничек гамәлгә ашырыла?

Карар анда күрсәтелгән сроктан да соңга калмыйча финанс оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырылырга тиеш. Карар үтәлмәгән очракта, омбудсмен таныклык бирәчәк.
Таныклык суд приставы-башкаручы карарны мәҗбүри рәвештә үтәргә тиешле башкарма документ булып тора.
Әгәр финанс оешмасы финанс вәкаләтле вәкилнең карарын ирекле тәртиптә үтәмәсә, суд гариза нигезендә финанс оешмасыннан кулланучы таләбе суммасының 50 проценты күләмендә штраф алачак.

Баш тартса, нәрсә эшләргә?

Әгәр омбудсмен баш тартса, проблеманы суд аша хәл итәргә мөмкин. Финанс компаниясенә судка шикаять бирергә һәм аңа омбудсменның сезнең эшне караудан баш тартуы турындагы документы беркетергә кирәк.
Шәхси кабул итү зарурлыгы булса яисә кулланучыларның судка кадәр дәгъвалар проектын төзү өчен түбәндәге адрес буенча Башкортстан Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
450008, Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 13, 703нче бүлмә.
9.00 – 18.00 сәгатькә кадәр эш көннәрендә, тәнәфес 13.00тән 14.00 сәгатькә кадәр.
“Кайнар линия” телефоны: 8 (347) 218-09-78.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: