+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2023, 12:40

Путин пластиктан баш тартырга кушты

Хәзер пластик урынына кәгазь пакетлар һәм савытлар кулланачакбыз. Күптән кирәк иде. 

Путин пластиктан баш тартырга кушты
Путин пластиктан баш тартырга кушты
Президент Владимир Путин халык пластик әйберләрдән баш тартсын өчен бер тапкыр кулланыла торган кәгазь төргәкләрне файдалануны арттыруны күздә тоткан чаралар күрергә кушты. Дәүләт башлыгының тиешле йөкләмәсе Кремль сайтында бастырылган.

Кәгазь пакетларның өлешен арттыру өчен Хөкүмәт берничә чара күрергә тиеш. Алар, беренче чиратта, целлюлозаның аерым төрләрен һәм аны эшкәртү продукциясен җитештерүне үстерүне күздә тота. Моннан тыш, чаралар халык тарафыннан азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, сәүдә оешмалары, кунакханә-ресторан бизнесы өлкәсендә бер тапкыр кулланыла торган кәгазь (картон) продукциясен куллануны үз эченә ала. Бу тара, пакет, савыт-саба, аларны төрле өлкәләрдә киң куллану вакыт узу белән пластик әйберләрдән баш тартуга китерәчәк.

Президент йөкләмәсе текстында бу мәсьәлә буенча докладны 1 июньгә кадәр тапшырырга кирәклеге әйтелә.

Элегрәк Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Русиядә пластик әйберләр әйләнешен чикләү өстендә эш бара, ул экологиягә китерелгән зыянны киметү максатыннан үткәрелә, дип хәбәр иткән иде.

фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: