Аның белән Русия Федерациясе гражданнарын "Ватанны һәм Русия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук халыкара тынычлыкны һәм иминлекне саклау яисә тергезү буенча хәрби һәм башка операцияләр барышында күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен" бүләкләнә.
"Кыюлык өчен" медале кавалерлары, шулай ук, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган кешеләр дә була ала. Медаль белән үлгәннән соң бүләкләү дә каралган.
Яңа награда I һәм II дәрәҗәләргә ия.
Мондый бүләкләрнең үзенчәлекле иерархиясендә "Кыюлык өчен" медале "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены медаленнән һәм "Батырлык өчен" медаленнән соң өченче урынны били.
фото: rg.ru