+9 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2023, 09:31

Судан әтисе тартып алган

Ә әнисе һаман шок хәлендә. Мәчетле районында булган фаҗиганең нечкәлекләре билгеле.

Районның Азангул авылында дүрт яшьлек баланың сулы чокырга төшеп үлгәне турында язган идек.

Авыл хакимиятендә әйтүләренчә, бу гаиләдә алты бала тәрбияләнгән, аларның кечесенә күптән түгел генә бер ай тулган, алар яхшы тәрбия алган.

Бу фаҗигале кичтә әниләре шушы сабый белән мәшгуль булган, ә өлкәнрәк балалар урамга уйнарга чыккан. Алар язгы су җыелган чокыр янында, аңа ташлар һәм таяклар ташлап уйнаган. Чокырның тирәнлеге якынча бер метр тәшкил иткән, ә өстендә юка боз кабыгы барлыкка килгән. Дүрт яшьлек бала шунда уенчыгын төшереп җибәргән, аны алам дигәндә, суга баткан.

Аның абый-апалары башта сеңелләрен үзләре чыгарырга тырыша, ә аннары ярдәм сорап йөгерәләр.

Фаҗига урынына беренче булып кызның әтисе йөгереп килә, ул баланы судан чыгара һәм аңа беренче ярдәм күрсәтергә тырыша. Ләкин инде соң була, килгән табиблар баланың үлемен ачыклый.

- Әнисе хәзер шок хәлендә, булган хәлне бик авыр кичерә, - диләр авыл хакимиятендә.

Хәзер әлеге вакыйга факты буенча хокук саклау органнары җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр вакыйга урынын карап чыктылар, суд-медицина экспертизасы билгеләделәр. Баланың тәнендә күренгән тән җәрәхәтләре табылмаган.

Сулыклар янында хәвефле хәлләр ешайган чор җитте, берүк үзебезне һәм балаларыбызны саклыйк!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: