+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2023, 15:10

Төп бурыч - яугирләргә ярдәм

Аскын районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте әгъзалары, шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашлыгында семинар-киңәшмә үткәрде.

Төп бурыч - яугирләргә ярдәм
Төп бурыч - яугирләргә ярдәм
Көн тәртибендә - территорияләрнең инфраструктура үсеше, инвестицион климатны яхшырту, социаль программаларны гамәлгә ашыру, халык белән хезмәттәшлек итү, шулай ук хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре.

Семинар эшен ачып, республика җитәкчесе муниципалитет башлыкларына махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

- Сезнең һәрберегезгә, хезмәттәшләрегезгә, моның өчен зур рәхмәт әйтәм. Сез Донбасска чыгасыз, сугышчылар белән очрашасыз, үз районнарыгыздагы хәрбиләрнең гаиләләренә барасыз, күп санлы мәсьәләләрне хәл итәсез. Бүген бу безнең бөтен идарә командасы өчен өстенлекле бурыч, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Русия Президенты Владимир Владимирович Путин карары буенча илдә хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү дәүләт фонды булдырыла. Бер ай эчендә ул безнең республикада да эшли башлаячак. Бу акчаларны мохтаҗларга адреслы һәм нәтиҗәле җиткерү мөһим.

Башкортстан Башлыгы республика мобилизацияләнгән ир-егетләр хезмәт иткән бүлекчәләр белән системалы хезмәттәшлек урнаштыра, дип өстәде. Шәһәрләр һәм районнар халкы, шулай ук, сугышчыларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәтә.

- Хәрбиләр бу эш турында җылы һәм рәхмәт белән сөйлиләр, - диде Радий Хәбиров. - Шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннарының республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында катнашуы, яшь буынга патриотизм һәм әхлак кыйммәтләрен сеңдерүе мөһим.

Төбәк җитәкчесе Башкортстанның тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү буенча бурычларны билгеләде. Алар арасында-инвесторлар белән эшләү, социаль объектлар төзү, муниципалитетларның транспорт челтәрен модернизацияләү.

- Быел җимерек юлларны ремонтлау буенча күләмле программа старт ала, аңа без 4 млрд сум акча юнәлтәчәкбез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Әлеге проектны 2024 елга да озайтырга тәкъдим итәм. Республиканың транспорт челтәрен тәртипкә китерик, бу безнең халык өчен бик мөһим.

Чыгыш ахырында Башкортстан Башлыгы муниципалитет җитәкчеләрен иң дулкынландыргыч мәсьәләләр буенча халык белән шәхсән аралашырга, алар белән рәсми булмаган шартларда очрашырга, эшнең төп принципларын һәм планнарын аңлатырга чакырды.

Семинарда катнашучылар ведомствоара хезмәттәшлекне камилләштерү механизмнары, өстенлекле проектларны нәтиҗәле финанслау, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм торак төзелешен үстерү, территорияләрнең туристлар җәлеп итүчәнлеген арттыру буенча бурычлар турында фикер алышты.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: