+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2023, 15:10

"Танып" шифаханәсе югары бәя алды

Аскын районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Танып» шифаханәсендә булды.

"Танып" шифаханәсе югары бәя алды
"Танып" шифаханәсе югары бәя алды
Аның төп дәвалау факторлары минераль сулар һәм континенталь урман климаты.

Сәламәтләндерү учреждениесендә мансардалы ике биш катлы торак корпус, дәвалау-диагностика блогы, су белән дәвалау йорты, ял үзәге бар. Барлык корпуслар бер-берсенә җылы юллар аша тоташа. Санаторийның сыйдырышлылыгы 218 кеше.

"Танып" шифаханәсендә сөяк-мускул системасы, ашказаны-эчәк органнары, тире, сулыш органнары, нерв һәм эндокрин системалары һәм кан әйләнеше авыруларын дәвалау үткәрелә. Учреждение Топ-100 Русия шифаханәләре федераль рейтингы буенча илнең иң яхшы 30 шифаханәсе исемлегенә керә.

Башкортстан Башлыгы шифаханә территориясен карап чыкты һәм аның дәвалау-сәламәтләндерү потенциалы белән танышты.

Радий Хәбиров, шулай ук, минераль су салу цехында булды. Бу юнәлешне шифаханә 2013 елдан бирле үстерә. Көненә биредә 10 мең литр дәвалау-ашханә һәм чишмә суы чыгарыла, аны Башкортстан, Татарстан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләренең, шулай ук Пермь краеның кибетләрендә саталар.

Төбәк җитәкчесе «Танып» шифаханәсенең рекреацион потенциалын югары бәяләде.

- Русия төбәкләренең аз өлеше генә безнең республикадагы кебек шифаханәләр белән мактана ала. Башкортстанда шифаханәләрнең тулы челтәре формалашкан, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. Танып - районны формалаштыручы предприятиеләрнең берсе, гәрчә монда Аскын районы халкы гына эшләмәсә дә. Монда искиткеч табигать шартлары, яхшы матди база, көчле менеджмент бар. Болар барысы да шифаханәне уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: