+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2023, 12:35

Балконда кортлар бал җыйган

Нефтекамада күпкатлы йорт фатиры балконында бал кортлары яшәгән.

Балконда кортлар бал җыйган
Балконда кортлар бал җыйган

Анда яшәүче күп гаиләдән кортлардан котылырга ярдәм итүләрен сорап хәбәр килә. Сигезенче каттагы балконда тышлык артындагы бушлыкта җәй көне үк бал кортлары күче урнашкан булган.

Яз көне алар активлаша һәм, кешеләрне куркытып, сәламәтлеккә куркыныч тудырып, фатирга очып керә башлаган.

Гаиләгә ярдәмгә МЧСның Нефтекама районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы урынбасары Илдар Лотфуллин килгән.

Ул умартачылар гаиләсеннән булганлыктан, махсус киемнәр кигән дә эш башлаган. Бал кортларын умартага урнаштырганнар, ә балконга җыелган кәрәз балы фатир хуҗаларын һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләрен сөендергән.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: