+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2023, 20:29

Хәрбиләр гаиләләре белән аралашты

Онлайн-форматтагы очрашу соңгы ярты елда икенче тапкыр оештырылды.

Хәрбиләр гаиләләре белән аралашты
Хәрбиләр гаиләләре белән аралашты

Уфада хәрби хезмәткәрләр һәм аларның туганнары һәм хәрби операция зонасы белән телекүпер оештырылды. Телеконференцияне реаль вакыт режимында Оборона министрлыгыярдәме белән Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак җитәкчелегендә парламентның СВО мәсьәләләре буенча Координация төркеме оештырды.

Сәламләү сүзе белән Башкортстанның хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич, республика Башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Салават Хөсәенов мөрәҗәгать иттеләр.

"Хәрби хезмәткәрләр, сез инде - геройлар. Алда - җиңел булмаган юл. Бер-берегезгә ярдәм итәргә онытмагыз. Без сезне исән-имин булып, җиңү белән кайтуыгызны көтәбез, - диде Михаил Блажевич.

"Мине якыннары СВО зонасында булганнар яхшы аңлар. Мин бик борчылдым, ләкин күз яшьләрен чыгармас өчен тыелып калдым. Аңлыйм, еласам, иремә тагын да авыррак булыр иде. Минем өчен бүген иремне видеодан күрә алуым - зур шатлык. Мондый мөмкинлек булдырганнары өчен Оборона министрлыгына зур рәхмәт. Якыннарыңның исән, сау-сәламәт булуын белү - зур бәхет”, - дип уртаклашты хәрби хезмәткәрнең хатыны Римма Фәтхетдинова.

Республика Хәрби комиссариатында бу чара - икенче телекүпер. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мондый телекүперләр хәрби частьлар командованиесенең яугирләрнең гаиләләре белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлеге һәм Русия Оборона министрлыгы шәхси составының югары хәрби рухына теләктәшлек йөзеннән даими уздыра.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: