Евгений Пригожин «Вагнер» ЧВКсы белән контракт тәмамланганнан соң биш мең тоткынның ярлыкануы турында хәбәр итә.
"Ярлыкау алганнан соң бер ай эчендә кабат җинаять кылган кешеләрнең проценты - 0,31%. Бу стандарт күрсәткечләрдән 10-20 тапкыр кимрәк. Шуңа күрә мин ышаныч белән әйтә алам: Русиядә җинаятьчелекне без ун тапкыр киметтек, ә элекке тоткыннарның ихтыяр көчен элекке пионерларныкыннан да ныграк ныгыттык", — дип Пригожинның сүзләрен китерә аның матбугат хезмәте.
Фото: ria.new