+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 март 2023, 09:40

Гидротехник корылмалар тикшерелә

Су басу алдыннан Башкортстанда гидротехник корылмаларның (ГТС) торышын тикшерәләр.

Гидротехник корылмалар тикшереләГидротехник корылмалар тикшерелә
Гидротехник корылмалар тикшерелә
Муниципалитетларның тәкъдимнәрен исәпкә алып, 15 район территориясендә аерым игътибар һәм комиссия тикшерүе үткәрүне таләп итүче 22 ГТС билгеләнгән, 15 шундый корылма инде тикшерелгән. Бу хакта Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов хәбәр итте.

2022 елның җәйге-көзге чорында мөмкин булган зыянны киметү өчен гомум суммасы 97 млн сумнан артык булган превентив чаралар үткәрелде. Аерым алганда, Караидел һәм Чишмә районнары территориясендәге ике участокта ярны ныгыту эшләре башкарылган, Авыргазы районында 2,03 км озынлыктагы Өршәк елгасы үзәне чистартылган. Моннан тыш, республиканың Белорет, Благовар, Бәләбәй, Кушнаренко, Хәйбулла, Федоровка районнарында алты гидротехник корылма капиталь ремонтланган.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас