+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 март 2023, 03:15

Патриотик тәрбия көн үзәгенә чыга

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Президиум утырышы узды. Аны парламент Рәисе Константин Толкачев үткәрде. Президиум әгъза­лары парламентның 52нче утырышын 29 мартка бил­геләде һәм аның көн тәр­тибен раслады. Депутатлар каравына барлыгы 30дан артык мәсьәлә чыгарылган, аларның күпчелеге республика законнары проектлары белән бәйле.

Пленар утырыш 2022 елда Башкортстан Хөкүмәте эш­чәнлеге нәтиҗәләре турында отчеттан башланачак. Беренче тапкыр депутатлар тикшерүенә 12 закон проекты чыгарыла. Алар арасында “Баш­­кортстан Республикасында патриотик тәрбия турын­да”гы закон проекты – респуб­ли­када патриотик тәр­би­янең максатларын һәм бурычларын, төп юнәлеш­ләрен һәм формаларын, шулай ук рес­публика дәү­ләт власте органнарының, урындагы үзи­дарә, коммер­ция­гә карамаган оешмаларның вә­каләт­ләрен билгеләүче төп документ.

“Башкортстан Республикасы Гаилә кодексының 54нче мәд­­­дә­сенә үзгәреш кертү ту­рын­да”гы закон проекты белән мәк­тәпләргә һәм балалар бакча­ларына кабул ителүдә өсте­н­­­лекле хокукы булган балалар категориясен киңәй­тергә тәкъ­дим ителә.

— Гамәлдәге законнарда абыйлары яисә апалары шушында укучы балаларны мәк­тәпкә өстенлекле кабул итү хокукы каралган, — диде Константин Толкачев. — Балалар бакчаларында да шул ук хәл. Ләкин бу норма опека астында бул­ган балаларга кагылмый иде. Асылда, опекуннар, тәр­биягә бала алучылар, яки патронат ата-аналар икенче баланы беренче бала укыган мәк­тәпкә урнаштыру проблемалары белән очраша. Законга үзгә­реш кертергә һәм әлеге кате­гория­дәге балаларга тиешле хокук бирергә тәкъдим ителә.

Шулай ук, “Башкортстан Рес­­пуб­лика­сының административ-территориаль төзеле­шен­дә үзгә­­решләр һәм Башкортстан Рес­публикасының Нуриман һәм Благовещен районнары муниципаль берәм­лек­ләре чик­ләрен үзгәртү турында” закон проекты каралачак.

– Административ чикләрне үзгәртеп кору зарурлыгы өлеш­чә Нуриман районы, өлешчә Благовещен районы террито­риясендә урнашкан гидротехник корылмалар һәм энергетика объектлары эше белән бәйле, — дип белдерде Константин Толкачев. — Яңа чикләрне энер­­гетика объектларына хез­мәт күрсәтүне, шулай ук Пав­лов­ка судно йөрү шлюзы­ның үсеш перспективаларын исәпкә алып үткә­рергә тәкъдим ителә.

Закон­ны кабул итү объектларга хез­мәт күрсәтү һәм саклау, капиталь ремонтлау һәм реконс­трук­­цияләү өчен уңайлы шартлар булдырачак. Җир учас­тогы­ның аныкланган чикләрен һәм ре­конструкция нәтиҗә­сендә барлыкка килгән капиталь төзе­леш объектларын кадастр исә­бенә кую өчен эшләр башкарылачак. Чикләрне үзгәртү тәкъдиме ике муниципаль районның да вәкиллекле органнары тара­фын­нан хупланган. Закон про­ек­тына Башкортстан Хөкү­мә­тенең уңай нәтиҗәсе алынган.

Депутатлар тагын тугыз закон проектын икенче һәм өченче укуда караячак. “Башкортстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм турында” Башкортстан Республикасы Законының 4 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында” закон проекты икенче укуда кабул ителүгә әзер­ләнде. Пленар утырышта аерым суд участокларының мировой судьялары вазыйфаларына кандидатлар һәм Дәүләт думасыннан килгән федераль закон проектлары каралачак.

Патриотик тәрбия көн үзәгенә чыга
Патриотик тәрбия көн үзәгенә чыга
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас