+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2023, 07:55

Зур су янамый!

Язгы ташкын күләме күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 15-40 процентка кимрәк булачак.

Зур су янамый!
Зур су янамый!

Язгы ташкын күләме күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 15-40 процентка кимрәк булачак.

Кичә оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең указы белән махсус хәрби операциядә катнашучылар: комендант батальонының хәрби-сәяси эш буенча икенче комендант ротасы командиры урынбасары Марат Зөлкарнәевны — Салават Юлаев ордены һәм гаскәри частьның полк командиры урынбасары Айдар Исмәгыйлевны генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләде. “Радий Фәритович, кадерле якташлар, ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт. Без җиңү белән кайтачакбыз!” — дип рәхмәт белдерде Марат Зөлкарнәев.

Узган атнада юллар проблемасы республикада янә иң популяр тема булган. Бу хакта Башкортстан Баш­лыгының Социаль коммуника­ция­ләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская җиткерде. Бер атна эчен­дә бу темага 1369 мөрәҗәгать килгән, бу, узган атнадагыга караганда, 185кә күбрәк. Төбәк халкы арасында популярлыгы буенча икенче урынны төзекләндерү темасы били. Өченче урында — торак-коммуналь хуҗалык темасы. Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына шәһәрләрне кардан һәм пычрактан чистартуны тәмамларга һәм 10 апрельгә кадәр язгы-җәйге режимга күчәргә кушты.

Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Соңгы җиде көндә 1084 авыру ачыкланган, бу, узган атнадагы белән чагыштырганда, 21 процентка кимрәк.

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов белдерүенчә, яз башланганнан бирле төбәктә 5092 юл чокыры санлаштырылган. Шуларның 2509ын инде салкын асфальт белән төзәткәннәр. “Чокырны ремонтлауның иң зур күләме яз көне башкарыла, чөнки һава температурасы даими рәвештә үзгәреп тора һәм юл өслек­ләренә җимергеч тәэсир итә”, — дип аңлатты министр. Ул белдерүенчә, Кырмыскалы һәм Стәрлетамак Юл-ремонт төзелеш идарәсенең беренче асфальт-бетон заводлары үз эшләрен гадәттәгедән бер атна алдан башлаган. Апрель башында республикада барлык 27 асфальт-бетон заводы эшли башлаячак. 30 марттан юллардагы җитешсезлекләрне бетерү өчен “Madpatcher” махсус машиналары чыгачак.

Быел Башкортстан 1 миллиард 540 миллион сумлык 228 берәмлек коммуналь техника сатып алачак, дип хәбәр итте торак-коммуналь ху­җа­лык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова. Алар ел ахырына кадәр шәһәрләргә һәм районнарга барып җитәчәк. Техниканы 5 елга төзелгән лизинг килешү­ләре кысаларында сатып алачаклар. Моннан тыш, 2025 һәм 2026 елларда офсет контрактлары буенча 246 һәм 177 берәмлек сатып алу планлаштырыла. Ирина Голованова билгеләп үтүенчә, узган ел Башкортстан технопаркы 312 берәмлек техника белән тулыландырылды, бу гомум санның 20 процентын тәшкил итә.

Башкортстанда язгы су басуга әзерлек дәвам итә. Бу чорда 42 муниципалитетта 257 торак пункт, 80 меңнән артык кеше яшәгән 20 меңнән артык торак йорт су басу ихтималы зонасына эләгергә мөмкин. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр минис­трлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы Марат Латыйпов хәбәр итте. Ул билгеләп үтүенчә, куркыныч тудыручы һәм социаль әһәми­яткә ия объектлар, шулай ук терлек­ләр каберлекләре, агулы химикатлар складлары, сәнәгать калдыклары тупланмалары су басу зонасына эләкми. Эвакуацияләү мөмкинлеге булган очракта 60 меңнән артык кеше сыйдырышлы 374 вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнгән.

Ведомство контролендә — 20 муниципалитеттагы 47 тыгынлы участок, тыгыннар барлыкка килү куркынычын киметү өчен бозны шартлатулар үткәрелә. Бу эшләр республиканың алты районында башкарылган. Муниципалитетлар гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча эш планнарын актуальләштерә, шул ук вакытта 15 муниципаль берәмлек үз планнарын әле эшкәртмәгән.

Республика территориясендә елгалар 8-10 көнгә иртәрәк яки 1-4 апрельдә ачылачак, дип көтелә. Бу хакта “Башгидромет” җитәкчесе Вилора Горохольская хәбәр итте. Аның сүзләренчә, язгы ташкын күләме күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 15-40 процентка кимрәк булачак. Моның сәбәбе — көзге дымлану нормадан 10-20 процентка түбәнрәк, ә туфракның туңу тирәнлеге (Караидел елгасы бассейныннан тыш) уртача күпьеллык билгедән 5-20 сантиметрга кимрәк булган.
Мәгариф һәм фән министрлыгы булачак җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерләнә башлаган. Бу хакта ведомство башлыгы Айбулат Хаҗин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, төбәкнең берләштерелгән бюджеты сәламәтләндерү кампаниясен 2,5 миллиард сумнан артык күләмдә финанслауны күздә тота. Быел шәһәр читендәге стационар лагерьларда бер карават-көннең бәясе 1045 сум тәшкил итәчәк.

Бу җәйдә Башкортстанда балаларны савыктыручы 1 663 оешма эшләячәк. Ялның барлык формалары 494,8 меңнән артык баланы колач­лаячак. “Балалар ял итәргә тиеш, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Алар бездән ныграк арыды”.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: