-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2023, 17:35

"Төп күрсәткечләр үсештә"

Республика Хөкүмәте отчеты нәтиҗәләре буенча, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Сәнәгать, инновацион үсеш, сәүдә, эшкуарлык һәм туризм комитеты рәисе урынбасары Рузалия Хисмәтуллина Башкортстан икътисады үсешендә уңай тенденцияләрне билгеләп үтте.

"Төп күрсәткечләр үсештә"
"Төп күрсәткечләр үсештә"

Рузалия Хисмәтуллина Хөкүмәт эшчәнлеге турында фикер йөртергә мөмкин булган төп күрсәткечләрне бәяләде: узган ел белән чагыштырганда алар уңай тенденцияләргә ия.

"Сәнәгать җитештерүе индексы 102,7 прцентка арткан - Русия Федерациясендә иң яхшыларның берсе һәм ил буенча уртача күрсәткечтән артып китә, - дип билгеләп үтте депутат. - Бу бердәнбер югары нәтиҗә түгел: республика икътисадына 500 млрд сумнан артык инвестиция салынган, ә бу - эш урыннары, хезмәт хакының артуы һәм бюджетка өстәмә керемнәр".

2022 елда, 2021 ел белән чагыштырганда, республиканың кереме 40 млрд сумга арткан, бу, шул исәптән, федераль бюджеттан җәлеп ителгән акчалар, салым һәм салым булмаган керемнәр, дип билгеләп үтте Рузалия Сафиулловна.

Республиканың аграр секторы югары нәтиҗәләр күрсәтте. Төбәк тарихында беренче тапкыр 5 миллион тонна ашлык уңышы җыелган.

"Башкортстан төбәк-ара гына түгел, тышкы икътисади элемтәләрне ныгытуда һәм үстерүдә дә зур уңышларга ирешә. Безнең дәүләт комитеты күз уңында булган туризм һәм эшкуарлык өлкәләре дә Русия субъектлары арасында шактый югары күрсәткечләргә ия. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика бюджеты халыкның барлык социаль ихтыяҗларын, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният кебек тармакларны канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән. Болар барысы да безнең төбәктә яшәү өчен уңай шартлар тудыра, - дип йомгаклады Рузалия Хисмәтуллина. - Нәтиҗәдә, Радий Хәбиров командасының акыллы идарә карарлары республика икътисадын тотрыклы үстерә".

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: