+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2023, 21:10

Яу кырында язылган бер шигырь тарихы

Бүген республиканың Хәрби Дан музеенда «112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчыларының шигъри иҗаты» матбугат конференциясе узды

Яу кырында язылган бер шигырь тарихы
Яу кырында язылган бер шигырь тарихы


Ул быел февральдә Луганск Халык Республикасына булган сәфәр нәтиҗәләре буенча үткәрелде.
Әлеге экспедиция Донбассны азат итүгә 80 ел тулуга һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры М. Шәйморатов һәлак булуының 80 еллыгына багышланган иде.
Ул иҗтимагый-мәдәни башлангычлаларны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешма – "Мәдәниятара партнерлык үзәге”, Уфа Фән һәм технология университеты, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәтләр һәм идарә академиясе, Башкортстан Фәннәр академиясенең стратегик тикшеренүләр, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең Башкортстан төбәк бүлеге ярдәме беләнһәм катнашлыгында узды.
– Әлеге экспедиция ике фәнни-гамәли конференция һәм Торезда (ДХР) һәм Луганскида (ЛХР) "түгәрәк өстәл" оештырды. Шулай ук 8нче кавалерия корпусының, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышкан урыннарда булдык. Урындагы халык, тарихны өйрәнүчеләр, галимнәр белән очраштык.
22 февральдә Петровский поселогындагы М. Шәйморатов исемендәге мәктәптә булганда, республиканың Хәрби Дан музее директоры Илшат Үтәев мәктәп музее экспонатлары арасындагы гарәп телендә язылган текстка игътибар итте. Музей хезмәткәрләре аны берәр дога язылган кәгазь дип фаразлады. Бу музейдагы әйберләрне 1943 елның 23 февралендәге сугыш булган яланнан авыл халкы табып алганын да хәбәр иттеләр.
Әлеге текстны без Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты кысаларында Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фондының "Кайтарылган исемнәр" проекты катнашлыгында тәрҗемә итеп карарга булдык. Нәтиҗәдә көтелмәгән хәл булды. Баксаң, әлеге текст шигырь юллары булып чыкты. Аны филология фәннәре кандиданты Уфа Фән һәм технологияләр университетының тарих һәм дәүләт идарәсе институты доценты Искәндәр Сәетбатталов тәрҗемә итте, – диде Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең Башкортстандагы төбәк бүлеге рәисе Рамил Рәхимов.
Искәндәр Сәетбатталов әлеге текст өстендә эшләвен, шигырь һәм аның авторы турында сөйләде. “Мостафинга” дип аталган шигырьне башкорт кавалерия дивизиясе офицерларының берсе икенчесе Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгәч язган. Шигырь авторы үзе һәләк була, ә менә шигъри юллар багышланган офицер сугышны азагына кадәр уза һәм туган ягына кайта.
Шигырьнең авторы - майор Фәйзи Гали улы Гафаров. Ул Көнбатыш Казахстанда туган, Кызыл Армия сафларына ТАССРдан чакырыла. Ворошиловград өлкәсенең Успенская станциясе янында (хәзерге ЛХР) җирләнгән.
Ә шигырь багышланган Мөдәрис Габдрахман улы Мостафин - Киров өлкәсенең Иске Өрек (Старый Ирюк) авылыннан. Кече политрук дәрәҗәсендә 294нче кавалерия полкының артиллерия батареясе хәрби комиссары, 60нчы гвардия кавалерия полкы батареясының сәяси бүлек буенча командиры урынбасары булып хезмәт итә. 1956 елдан отставкага китә. “Кызыл Байрак”, “Ватан сугышы”, “Кызыл Йолдыз” орденнары, “Батырлык өчен” һәм “Сугышчан казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Әлеге шигырьне тәкъдим итәбез:

Мостафингә.

Матурлыйдыр күкрәгеңне
Ямьле чәчәк.
Гаярлеккә биргәннәр сиңа аны.
Күкрәк киереп, Ватан өчен
Сугыш, дустым,
Дошманыңны аяк аста таптагын.
Халык өчен көрәштең син, батыр егет,
Кызганмадың тәнең, жаның бу
Сугышта.
Үтәдең атаклы халкыңның теләген,
Калдырмыйча дустларыңны зур сагышка.
Син алда бул, үрнәк биреп
Башкаларга.
Батырлыгың күчә барсын иптәшләргә.
Алар да күкрәгенә чәчәк кадап,
Мәҗбүр булсун гаярләрчә
Сөйләшергә.

Фәйзи (Гафаров). 4.9.42.

Матбугат конференциясендә катнашучылар Луганск Халык Республикасы мәктәп укучылары әзерләгән “Донбасс балалары – Башкортстан балаларына” дигән рәсемнәр күргәзмәсе белән дә танышты.

Автор фотосы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: