+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2023, 16:28

Юньсез банктан кредит алсаң...

Фидан Гафаровның кредит бурычлары ярты миллион сумнан арткан. Машинасыз калырмы?

Юньсез банктан кредит алсаң...
Юньсез банктан кредит алсаң...

Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров автомобильсез калу куркынычы астында. Билгеле артистның кредит буенча зур бурычы бар, шуңа күрә федераль суд приставлары аның кыйммәтле машинасына арест салган.

Федераль суд приставлары хезмәтенең рәсми сайтындагы мәгълүматларга караганда, яраткан артитстыбыз кредит буенча 600 мең сумга якын бурычлы. Моннан тыш, артистның ЮХХДИ тарафыннан салынган, ләкин түләнмәгән штрафлары да бар, алар аңа тизлекне арттырырга яратуы өчен бирелгән. Бурычын вакытында түләмәү сәбәпле, Фидан Сафа улының "Chevrolet Trailblazer" автомобиленә арест салынган, шулай ук ай саен 50 мең сум  хезмәт хакының яртысын алып калалар.


Уфаның Ленин районы суды карарында хәбәр ителгәнчә, артистның башта «Роскомснаббанк» алдында бурычы булган — ул анда 5 ел элек кредит рәсмиләштергән. Кызганычка каршы, 2019 елда Русия Үзәк банкы әлеге банкның лицензиясен «финанс пирамидасы билгеләре» булу аркасында кире алган.

Финанс пирамидасы ярдәмендә халыкны алдап баеган банк җитәкчелеген җавапка тарттырганнармы?! Анысы билгесез. Ә безнең "Заһир" дөреслекне табар ул, без аңа ышанабыз һәм рух ныклыгы телибез.

Чыганак: https://ufa1.ru/text/culture/2023/03/30/72176558/

 

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: