+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2023, 17:40

Апрельдә кемнәрнең пенсиясе арта?

Башкортстанда апрельдә пенсиягә түләүләр турында яхшы хәбәр җиткерделәр.

Апрельдә кемнәрнең пенсиясе арта?
Апрельдә кемнәрнең пенсиясе арта?
Яңалык Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм анда катнашучыларына кагыла.

Апрель пенсиясе белән гражданнарның бу категорияләре ун мең сум күләмендә түләү алачак. Гариза язарга кирәкми: өстәмә түләүне айлык пенсия белән бергә ветераннар сайлаган ысул белән китерәчәкләр (өйгә китерәчәкләр яки банк картасына күчерәчәкләр).

Бу хакта БСТ телеканалындагы "Сәлам" программасына туры эфирында Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Вахитов сөйләде.

Пенсияләрне һәм социаль түләүләрне 3 майда график буенча китерә башлаячаклары билгеле булды.
 
Башкортстанда социаль пенсияләр 1 апрельдән 3,3 процентка артачак. Мондый индекслау: страховка пенсиясен исәпләү өчен расланган стажы булмаган кешеләргә, инвалидларга, туендыручысын югалтканнарга, сугыш хәрәкәтләре инвалидларына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, шулай ук радиация яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә кагылачак.

Фото: bnkomi.ru 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: