+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 март 2023, 03:10

Павильон урнаштырдылар!

Хәзер тукталышта транспорт көтүчеләргә яңгыр да, җил дә куркыныч түгел.

Павильон урнаштырдылар!Павильон урнаштырдылар!
Павильон урнаштырдылар!
Бу мәсьәләне хәл итү өчен ярты елга якын вакыт кирәк булган. Былтыр 28 сентябрьдә Уфаның Сипайлово бистәсендә яшәүче хатын социаль челтәрдә “Супермаркет Матрица” тукталышында павильон булмавы турында язма калдырган. Мөрәҗәгатенә ул пассажирларның ачык һавада автобус көткән фотосын да беркеткән.

Аны теркәгәннән соң Башкортстан ЦУРы Уфа хакимиятеннән коллегалары белән элемтәгә керә, алары мәсьәләне эшкә ала. Яңа павильоннар сатып алу һәм урнаштыру өчен подрядчыны билгеләүгә конкурс үткәрелә. Гыйнварда материаллар сатып алынган, ә февральдә подрядчы оешма хезмәткәрләре монтажлауга керешкән. 1 мартта үтенеч үтәлгән: тукталышта павильон урнаштырылган.
 
 “Дүртөйле районының Семилетка авылы башлангыч мәктәбе янында светофорлар эшләми”. Урындагы ханымның шундый мөрәҗәгатен социаль челтәрләрдә Башкортстан ЦУРы системаларының берсе теркәгән. Хатын ачыклавынча, урамда интенсив хәрәкәт, җиңел машиналардан тыш, монда эре тоннажлы йөк машиналары да йөри.
 
“Без бу хәлне район хакимиятендәге хезмәттәшләребез белән бергә тикшерә башладык. Әлеге мәсьәләнең муниципалитет контролендә булуы ачыкланды. Ремонт подрядчыны билгеләү өчен конкурс процедуралары аркасында озакка сузылган. 15 мартка Семилеткада светофорлар эшли башлады”, — дип язалар ЦУРдан.
 
Светофорлар эше турында тагын бер хәбәр. 16 мартта Салават шәһәрендә яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә, Горький урамы һәм Монтажчылар бульвары киселешендә светофор эшләми, дип яза. Шул ук көнне әлеге мөрәҗәгать Башкортстан ЦУРының мәгълүмат системасына эләгә, ә аннары муниципалитет контроленә куела. Подрядчы оешма заявка алганнан соң, икенче көнне светофор ремонтлана.
 
Нефтекама шәһәренең Комсомол проспектындагы светофорның төзек булмаган төймәсе турында да социаль челтәрләрдә язганнар. “Инцидент-менеджмент” хәбәрне 14 мартта теркәгән. Аны хәл итүгә хакимият һәм подрядчы кушыла. Бер көннән соң Чисталык һәм тәртип хезмәтенең светофорларны һәм юл билгеләрен хезмәтләндерү бригадасы, адрес буенча чыгып, төзексезлекне бетерә.
 
“Яктырткыч бар, яктылыгы аз”. Стәрлетамак районының Яңа Барятино авылында яшәүче хатын-кызларның берсе Үзәк урамындагы хәлне шулай сурәтләгән. “Инцидент-менеджмент” системасы мөрәҗәгатьне февраль уртасында теркәгән, Республикага идарә итү үзәге хезмәткәрләре аны Стәрлетамак районы хакимиятенә тапшырганнан соң Казадаевка авыл Советы эшкә ала һәм бу вакыт дәвамында хәлне контрольдә тота. 17 мартта хезмәт күрсәтүче оешма эшкә керешә. Әлеге мөрәҗәгатьтән соң 5 лампа алыштырылган.
 
Гафури районының Красноусол авылында яшәүче ханым да урам яктырткычын урнаштыруны сораган. Мөрәҗәгатен ул март башында ук бастыра. Гафури районы хакимияте хатынны ишеткән, әмма электрикларның эше күп булу сәбәпле, эшне оператив башкарып булмаган. Фонарьны 17 мартта урнаштырганнар. Гомумән алганда, гыйнвар башыннан 20 мартка кадәр ЦУР мәгълүмат системалары урамнарны яктырту буенча 302 мөрәҗәгать теркәгән. Күпчелеге эшләнгән, калганнары контрольдә.
 
Уфаның Коммунистик урамындагы 113/3нче йортның электр чыбыкларын кар төшеп зарарлаган — кешеләр утсыз калган. Башкортстан ЦУРы мөрәҗәгатьне шәһәрнең Киров районы хакимиятенә эшкә тапшыра. Шул ук көнне урынга “УК-3” идарәче компаниясе хезмәткәрләре килеп, электрүткәргечләрне төзәтә. Җавапта йортның түбәсен чистартачаклары турында да хәбәр итәләр. Сүзләрендә торганнар.
 
Индустриаль шоссе урамы буенча 123нче йортта яшәүче тагын бер уфалы йортның түбәсен кардан чистартуны сораган. Калинин районы хакимияте җаваплы кешеләр белән элемтәгә керә. 16 мартта йорт түбәсе һәм йорт яны территориясе кардан чистартыла.
 
“Искәртеп узабыз, узган атнада мондый мөрәҗәгатьләр күп булды. Көннәр җылытты, кар ишелеп төшмәсен өчен оператив эш итәргә кирәк иде. Бу көннәрдә ял итмичә эшләгән ЖЭУ хезмәткәрләренә аерым рәхмәт”, — дип язалар Республикага идарә итү үзәгеннән.

Фотолар Интернет челтәреннән.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас