+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 март 2023, 09:47

Ташкыннарда сак булыгыз!

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, 31 мартка су дәрәҗәләре буенча актуаль мәгълүматны җиткерәбез.

Ташкыннарда сак булыгыз!Ташкыннарда сак булыгыз!
Ташкыннарда сак булыгыз!

1. Уфа шәһәренең Дуслык монументы районында Агыйдел елгасы биеклеге 215 см (+ 122 см, куркыныч тудыручы дәрәҗә730 см)

2. Куергазы районының Бөгелчән авылында Агыйдел елгасы, дәрәҗәсе 222 см, (+ 68 см, 583 см)

3. Бөре районының Бөре шәһәрендә Агыйдел елгасы, дәрәҗәсе 253 см (+ 63 см, 910 см)

Республикада 8 муниципаль берәмлек территориясендә су басуның 10 очрагы контрольдә.

Башкортстандагы ташкынга бәйле хәлне автоматлаштырылган система, "Ка-32" вертолеты һәм пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә күзәтәләр. Һәр кеше Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтына сылтама буенча керә һәм елгалардагы актуаль хәлне карый ала: http://portal.introgis.com/CoGIS/FloodRB#.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас