+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 апрель 2023, 13:45

Нефтекамада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм үзәге ачылды

Искәртеп узабыз, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү үзәкләрен ачуны йөкләде.

Нефтекамада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм үзәге ачылдыНефтекамада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм үзәге ачылды
Нефтекамада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм үзәге ачылды

Мондый үзәкләрдә "бердәм тәрәзә" принцибы буенча эш оештырылачак. Халык юридик, волонтерлык, медицина-психологик ярдәм алалачак. Шулай ук монда хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә теләгән гражданнар килә алачак.

1 апрельдә Нефтекамада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү үзәге үз ишекләрен ачты. Шәһәр хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов үзенең чыгышында Үзәк, мобилизацияләнгән һәм аларның якыннарының гына түгел, ә иреклеләр һәм контрактчыларның да мөрәҗәгатьләрен кабул итә, дип ассызыклады. Үзәк халыкны социаль яклау буенча барлык структуралар белән дә хезмәттәшлек итәчәк.

Ачылган көндә үк махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Үзәк эшенә коммерция карамагында булмаган һәм хәйрия оешмаларын җәлеп итү планлаштырыла.

Үзәк эш көннәрендә 09:00дән 18:00 сәәгтькә кадәр түбәндәге адрес буенча эшли: Нефтекама шәһәре, Ленин урамы, 7. Барлык сораулар буенча 8-917-740-29-05 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото: Нефтекама шәһәре хакимияте.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас