+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 апрель 2023, 14:07

5,5 мең егет хәрби хезмәткә алыначак

“Язгы чакырылышта Башкортстаннан хәрби хезмәткә 5,5 мең егет җибәреләчәк”, - диде Башкортстанның хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич.

5,5 мең егет хәрби хезмәткә алыначак5,5 мең егет хәрби хезмәткә алыначак
5,5 мең егет хәрби хезмәткә алыначак

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны Җыелу пунктыннан гаскәрләргә җибәрү апрель ахырында башланачак, дип планлаштырыла. Һәр хәрби хезмәткә чакырылучы кием комплекты, азык-төлек һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин ителәчәк.


- Шунда ук билгеләп үтәсем килә, киләсе чакыру чаралары Украинада махсус хәрби операция уздыру белән берничек тә бәйләнмәгән. Элеккечә, ул Русия Федерациясе законнарында билгеләнгән срокларда һәм планлы тәртиптә 2023 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр гамәлгә ашырылачак.

Чакырылыш буенча барлык хәрби хезмәткәрләр хәрби частьларга җибәреләчәк һәм Русия Федерациясе территориясендә даими дислокация пунктларында хәрби хезмәт узачак, ә чакырылыш буенча хезмәт срогы тәмамланган хәрби хезмәткәрләр өйләренә кайтарып җибәреләчәк ", - дип ассызыклады республика хәрби комиссары.

Фото: bel-news.by

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас