Мәсәлән, елның I кварталы йомгаклары буенча Башкортстан эшкуарлары хокукларны теркәү буенча хезмәт күрсәтү тизлегеннән канәгатьлекне - мөмкин булган 5 баллдан 4,9 баллга (үткән елның 4 кварталында – 4,8 балл), кадастр исәп-хисабы буенча хезмәт күрсәтү тизлегеннән мөмкин булган 5 баллдан 4,8 баллга бәяләде.
- Мондый сораштыру "Росреестр" тарафыннан даими үткәрелә. Бизнес вәкилләре алган хезмәтләрне КФҮ офисларында да, онлайн да бәяли ала. Бизнес-берләшмәнең фикере безнең өчен бик мөһим, барлык тәкъдимнәрне без Башкортстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында алга таба да эшебездә исәпкә алачакбыз, - диде "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.
Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республика эшкуарлары күчемсез милекне закон белән билгеләнгән 7-9 эш көн урынына уртача 2 эш көнендә (алдагы сораштыру нәтиҗәләре буенча – 2 көн) терки алган, шул ук вакытта әлеге хезмәтне алу процессында алар ясаган адымнар саны 2 процедурадан (документлар тапшыру һәм дәүләт пошлинасы өчен түләү) артмаган.