+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 Апреля 2023, 08:45

Җир тетрәүләр дәвам итә... (видео белән)

Бүген Камчаткада көчле җир тетрәү күзәтелгән: аның магнитудасы 6,9 балл тәшкил иткән. Mash Telegram каналы мәгълүматлары буенча, йортларның стеналары ярылган, кибет киштәләреннән товарлар коелган, кешеләр биналардан урамга чыгып йөгергән.  

Җир тетрәүләр дәвам итә...Җир тетрәүләр дәвам итә...
Җир тетрәүләр дәвам итә...

Җир тетрәүләрне Вилючинск һәм Елизовск районнары халкы сизгән, кешеләрнең барысын да биналардан эвакуацияләгәнннәр. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре эшли.

Русия Фәннәр академиясе геофизика хезмәтенең Камчатка филиалы директоры Данила Чебров сүзләренчә, җир тетрәүнең эпицентры Петропавловск-Камчатскидан 64 километр ераклыкта булган, аның тирәнлеге 100 километр тәшкил иткән.

Әле зыян күрүчеләр турында хәбәр юк. Цунами куркынычы игълан ителмәгән.

Элегрәк сейсмолог Фрэнк Хугербитс, Төркиядә 6 февральдә җир тетрәү булачагы турында алдан ук әйтеп, киләчәк «мегаземлетрясение» турында кисәткән иде, шул исәптән Камчаткада да. Дөрес, аның фаразында сүз апрельнең беренче көннәре турында түгел, ә март башы хакында иде.

Камчаткадагы җир тетрәү күренешен "Кызыл таң"ның "ВКонтакте" челтәрендәге битендә карагыз.

Фото: “rustur.ru”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас