+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 апрель 2023, 09:55

Самолетлар чит илләргә ешрак очачак

Үзбәкстан, Беларусь һәм Иран республикалары белән туры авиарейслар булачак. Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры А. Клебанов бәян итте.

Самолетлар чит илләргә ешрак очачакСамолетлар чит илләргә ешрак очачак
Самолетлар чит илләргә ешрак очачак

Әлеге вакытта Үзбәкстан белән Башкортстан арасында атнасына өч тапкыр "Ташкент - Уфа", берәр тапкыр "Наманган - Уфа" һәм "Уфа - Сәмәрканд" рейслары булдырылган, соңгылары июнь ахырына ике тапкыр булачак.

6 марттан "Уфа - Минск - Уфа" маршруты буенча дүрт рейс ясалган. Туры рейстан тыш, анда Мәскәү аша барып була. Майдан Уфадан Минскига атнасына ике рейс ясау мәсьәләсе хәл ителә.

Мартта Башкортстан делегациясенең Иран Ислам Республикасына рәсми сәфәре булды. Аның барышында Иранның иң эре авиация-туристик холдингларының берсе белән очрашу уздырылды, ул Башкортстан белән туры авиаэлемтә оештыруда кызыксыну белдерде.

Шулай ук Иранның "Махан Эйр" авиакомпаниясе тарафыннан "Уфа - Тегеран" маршруты буенча авиарейс башкару мөмкинлеге карала. Моннан тыш, "Уфа – Тегеран" маршруты буенча авиарейс оештыру мәсьәләсе «РедВингс» авиакомпаниясе белән дә тикшерелә.

Фото: selskieogni.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас