+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 апрель 2023, 06:25

Урындагы сайлауларның беренче нәтиҗәләре билгеле

Бакалы, Стәрлебаш һәм Шаран районнары, шулай ук Стәрлетамак һәм Туймазы шәһәрләре Советларына өстәмә сайлаулар тәмамланды.

Урындагы сайлауларның беренче нәтиҗәләре билгелеУрындагы сайлауларның беренче нәтиҗәләре билгеле
Урындагы сайлауларның беренче нәтиҗәләре билгеле
Төбәк Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова мәгълүматы буенча, вакантлы җиде мандатның алтысын “Бердәм Русия” партиясеннән кандидатлар алган. Берсе - үзен-үзе тәкъдим итүче.

Вакытыннан алда тавыш бирү һәм сайлау көнендә төбәк Иҗтимагый палатасы сайлауларны иҗтимагый күзәтү оештырды. Иҗтимагый палатадан иҗтимагый күзәтүчеләр корпусы 42 кешедән торды. Күзәтүчеләр Башкортстандагы сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб белән тыгыз элемтәдә эшләде.

Иҗтимагый күзәтүчеләрдән тыш, участокларда “Бердәм Русия” һәм “КПРФ” партияләреннән күзәтүчеләр дә эшләде.

"Участок сайлау комиссияләре эше тиешле дәрәҗәдә оештырылган иде, сайлаулар тыныч үтте, штаттан тыш хәлләр, шикаятьләр һәм хокук бозулар булмады", - дип билгеләде Лида Исаргакова.

Фото: op.bashkortostan.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас