+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 апрель 2023, 10:05

Күбрәк тусыннар, яхшырак яшәсеннәр!

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе - халыкка социаль ярдәм күрсәтү. Бу максатларга 2022 елда 51 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән.

Күбрәк тусыннар, яхшырак яшәсеннәр!Күбрәк тусыннар, яхшырак яшәсеннәр!
Күбрәк тусыннар, яхшырак яшәсеннәр!

- Соңгы 10 елда республикада күпбалалы гаиләләр саны 27 процентка артты, – ди бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. - Бүген төбәктә 59 меңнән артык гаилә яши, аларда өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Башкортостан бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында - 1нче урында һәм Русия Федерациясендә 7нче урында тора. Бу саннар гаиләгә ярдәм итүнең республикабызның социаль сәясәтендә төп өстенлекләрнең берсе булуын ачык күрсәтә.

2022 елда гаилә, хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында Башкортостан халкы алдындагы барлык йөкләмәләр үтәлде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы 5 елда социаль ярдәмнең яңа чаралары хисабына министрлык һәм гаилә линиясе буенча дәүләт программаларын финанслау күләме ике тапкыр артты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас