+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 апрель 2023, 05:32

Ташкыннар да усал түгел быел

Башкортстанда һава температурасы рекордлар куя, әмма белгечләр елгаларда су дәрәҗәсенең кискен күтәрелүен фаразламый.

Ташкыннар да усал түгел быелТашкыннар да усал түгел быел
Ташкыннар да усал түгел быел

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре 6 муниципаль берәмлек территориясендә (Баймак, Бишбүләк, Иглин һәм Миякә районнарында, Сибай һәм Уфа шәһәрләрендә) су басуның 7 очрагын теркәде.

Аерым алганда:
Иглин авылының көньяк урау юлы участогы,
Иглин авылында Гагарин урамы,
Уфада Альбатрос һәм Козарез бакчачылык ширкәтләренә алып баручы юл участогы,
Баймак районының Комсомол һәм Урал авыллары арасындагы юл участогы,
Миякә һәм Бишбүләк районнарында 2 күпер .

Су басуның яңа очраклары тәүлек эчендә ачыкланмаган.

5 апрель иртәсендә Белорет районының Ломовка авылы янында Агыйдел елгасы суының иң зур үсеше теркәлгән. Су дәрәҗәсе 95 см тәшкил итә (+32 см, куркыныч тудыру дәрәҗәсе - 310 см). Торак пунктларга куркыныч янамый, халыкны эвакуацияләү таләп ителми.

Республика халкы Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтында «Су басу» системасы ярдәмендә онлайн-режимда су дәрәҗәләренең күтәрелүен күрә ала: http://portal.introgis.com/CoGIS/FloodRB#

Автор:Резида Валитова
Читайте нас