

Дәүләт программасы туризмны үстерүгә, эчке һәм халыкара базарларда туристлык продуктын формалаштыруга һәм алга җибәрүгә, туристлык җәлеп итүчәнлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән.
- Республикада туризм һәм кунакчыллык индустриясе интенсив үсеш ала. Төп статистик күрсәткечләр буенча, төбәк Идел буе федераль округы лидерлары арасында. Узган елда дәүләт программасын финанслау күләме 460 миллион сумнан артып киткән. Бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 30 проценттан артык. Соңгы елларда беренче тапкыр федераль акчаларны шактый җәлеп итү мөмкин булды. Аларның төп өлеше «Мәктәп туризмы» проектын тормышка ашыруга юнәлтелгән, - дип аңлатма бирде Премьер-министр Андрей Назаров.
Программага кертелә торган үзгәрешләр турында эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов хәбәр итте. Ул әйткәнчә, быел дәүләт программасын гамәлгә ашыруга Башкортстан бюджеты акчалары хисабына - 277,4, бюджеттан тыш чыганаклар хисабына 3,9 миллион сум акча юнәлтү планлаштырыла. Акчалар «Мәктәп туризмы», «Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" проектларын, туризм, социаль туризм программаларын, вакыйгалар, форум чараларын оештыру һәм үткәрү, туристлык навигациясе системасын урнаштыруны тормышка ашыруга юнәлтеләчәк.
Башкортстанда туризмны үстерү программасына үзгәрешләр кертү турындагы карарның тәкъдим ителгән проекты барлык кызыксынган ведомстволар белән Хөкүмәтнең эш регламентына ярашлы килештерелгән.
- Бездә туризм тармагына ярдәм итү өчен шактый киң кораллар бар. Аның үсеш векторы билгеләнгән, хәл итәргә кирәк булган проблемалар да аңлашыла. Лидерлык позицияләрен саклап калу һәм үстерү мөһим. Эшкуарлык һәм туризм министрлыгына киләсе елдан 2029 елга кадәрге чорга яңа дәүләт программасын эшләүне тәэмин итәргә кирәк, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Фото: vsegda-pomnim.com