+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 апрель 2023, 07:05

Башкортстан - туристларны җәлеп итәрлек төбәк

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Башкортстан - туризм өлкәсендәге күрсәткечләр буенча Идел буе федераль округында лидерларның берсе.

Башкортстан - туристларны җәлеп итәрлек төбәкБашкортстан - туристларны җәлеп итәрлек төбәк
Башкортстан - туристларны җәлеп итәрлек төбәк
Республика - туристлар агымы, коллектив урыннарда урнаштырылган кешеләр саны, туризм өлкәсендә күрсәтелгән түләүле хезмәтләр күләме, курортларга ихтыяҗ кебек күрсәткечләр буенча беренче өчлектә.

- Без туристлык өлкәсен үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез. Бүгенге көндә туристлык тармагында 300 инвестиция проектын эшлибез, инвестицияләрнең гомум күләме 30 млрд сумнан артык. Нәтиҗәдә, узган елда Башкортстанга 2 миллионга якын кеше килгән. Туризм өлкәсендә түләүле хезмәтләр күләме 25%ка артты һәм 13,5 млрд сумга җитте, - диде Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.

Былтыр туризмны үстерүгә дәүләт ярдәменең гомум суммасы 464,4 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 77,7 млн сум бүлеп бирелгән.

Гомумдәүләт проект кысаларында мәктәп туризмы программасы гамәлгә ашырыла, аның ярдәмендә 11 меңнән артык 5-9 сыйныф укучысы туган яклары буйлап сәяхәт итә һәм аның истәлекле урыннары белән таныша ала.

Ял итүчеләрне һәм туристларны 640 коллектив урнаштыру чарасы (КСР) кабул итә: кунакханәләр, шифаханәләр һәм профилакторийлар, глэмпинглар һ.б. Үткән елда аларның хезмәтләреннән 1,3 млн турист файдаланган.

Былтыр Башкортстанда 30 яңа глэмпинг ачылды һәм аларның гомум саны 63 берәмлеккә җитте. Мондый проектларны гамәлгә ашыру өчен эшкуарларга җир участоклары аукционнар үткәрмичә генә бирелгән. Авыруларны дәвалау, сәламәтләндерү һәм профилактикалау буенча хезмәтләрнең киң спектрын 56 шифаханә, шул исәптән 13 дәүләт шифаханәсе күрсәтә. Узган елда алар 274,4 мең кешене кабул иткән.

Быел, шулай ук, туризм һәм күңел ачу индустриясе стандартлары таләпләренә туры китереп, номер фондын арттыру һәм тәкъдим ителгән хезмәтләрне камилләштерү буенча эш дәвам итәчәк. Төбәкнең тау чаңгысы үзәкләре төрле катлаулылыктагы яңа трассалар ачарга планлаштыра.

- Гомумдәүләт проекты ярдәмендә туризмны үстерүгә 550 млн сумнан артык акча юнәлтәчәкбез. Кемпинглар һәм автокемпинглар булдыруга, пляжларны төзекләндерүгә һәм турмаршрутлар оештыруга, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы туристлык мохитен үстерүгә юнәлтелгән 60тан артык проектны хупларга өметләнәбез. Шулай ук, быел Уфа шәһәре үзәгенең туристлык кодын проектлауга һәм максатлы чаралар, атап әйткәндә, «Уфимский марафон» үткәрүгә дәүләт ярдәме күрсәтергә планлаштырабыз, - диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас