Рамазан аенда мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки Аллаһы Тәгалә бу айда үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Кечкенә генә изге гамәл өчен дә бик зур әҗерләр бирә. Шуңа күрә бу айда мөселманнар күбрәк изгелек кылып калырга тырыша.
Ифтар да бер изгелек булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр дә берәү Рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк”, – дигән. Ифтарга мохтаҗларны, уразадагыларны чакыру яхшы.
Бу көннәрдә мөселманнар яшәүче төбәкләрдә ифтар мәҗлесләре еш уза. Беренче карашка - изге гамәл, матур күренеш. Әмма аннан да кимчелек табучылар бар.
Бер танышым болай сөйли: "Район үзәгендәге клубта эшли башладым. Монда кызык яшиләр. 23 февральда табын корып, җыелышып эчтеләр, 8 мартта да шулай булды. Инде ифтар үткәрделәр. Модага иярәләрме, ике дөньяның да рәхәтенә өмет итәләрме, гөнаһ җыялармы - аңламассың!" Һәркемнең үз фикере, үз дөреслеге...
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та бик матур, ап-ак заллы ресторанда ифтар ашы уздырган. Аның диварына "Илдар Гүзәл ифтар 2023" дип язылган. Кунаклар затлы, хәзрәт тә бар, ул дога укый, җырлаучылар да бар. Нәрсәсе ярамаслык соң, диярсез. Менә берничә фикер:
«Бу – ифтар түгел, концерт булган бит. Ясин өстәле артында бөтенләй кул чабарга ярамый, ди дин белгечләре. Артистлар артыгын кылана башлады, дингә ышыкланып ялтырау модага кереп китте. Гафу итегез, бу – минем фикер»;
«Һәрнәрсәнең үз урыны булырга тиеш. «Показуха» ясыйлар»;
«Хәзер ифтарны байлар, зур түрәләр берсен-берсе уздырып үткәрә башлады, үзара кунак булып йөриләр. Дөрестә, бит алар мохтаҗларны чакырмый. Менә бу хатын үткәргән тамаша – нәрсә инде бу аңламыйм. Уразаны мыскыл итмәгез инде».
Шул ук вакытта Илдар белән Гүзәлнең бу гамәлен хуплаучылар да бар:
«Иң мөһиме – ифтар уздыралар бит, азан әйтәләр, ясин укыйлар, кешеләрне тукландыралар. Ни генә язмый бу халык! Башта, кунаклар җыеп, сез үзегез дә үткәреп карагыз».
Ә сез нинди фикердә, дуслар?