+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 апрель 2023, 07:12

Тәнәфестә һәлак булган

Ниләр генә булды икән сиңа, бала?!

Тәнәфестә һәлак булган
Тәнәфестә һәлак булган

Октябрьский шәһәре мәктәпләренең берсендә 14 яшьлек укучы һәлак була.

Билгеле булганча, тәнәфес вакытында яшүсмер иптәше белән уйнап китә, шул вакытта аның хәле кискен начарлана, ул егыла.

Укучылар һәм педагоглар аңа ярдәм итәргә тырыша, ашыгыч ярдәм чакыралар, әмма килгән табиблар бригадасы укучының үлемен раслый.
«Ваемсызлык» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатыла

Хәзерге вакытта вакыйга урынын тикшерү үткәрелә, шаһитлардан сорау алына, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Тикшерү кысаларында, шулай ук, мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан мәктәп территориясендә укучыларның иминлеген тәэмин итү буенча кабул ителгән чараларның тулылыгы тикшереләчәк, нәтиҗәләр буенча җаваплы вазыйфалы кешеләргә хокукый бәя биреләчәк», - дип хәбәр итәләр төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

Малайны нәнәсе үстергән, чөнки аның әтисе үлгән, ә әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Нәнәсе оныгы турында кайгырта, гаилә исәптә тормый. Үлемнең төгәл сәбәпләре суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча аталачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: