+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 апрель 2023, 07:22

Яңгырлар янгыннарга киртә булыр

Ә су басуга йогынтысы булмас, диләр.

Яңгырлар янгыннарга киртә булырЯңгырлар янгыннарга киртә булыр
Яңгырлар янгыннарга киртә булыр

Коткаручылар билгеләп үткәнчә, быел янгын куркынычы сезоны берничә атна алдан башланды. Апрель башыннан Белорет районында коры үлән яну һәм бер урман янгынының 109 очрагы булган. Чагыштыру өчен: узган елда бу вакытта бер генә табигый янгын да булмаган. Бу хакта БСТда барган көндәлек брифингта фикер алышу булды.

Ташкыннар белән хәл Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе һәм республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты контролендә. 7 апрель иртәсенә 6 муниципаль берәмлек территориясендә – Баймак, Бишбүләк, Иглин һәм Миякә районнарында, Сибайда һәм Уфада су басуның 6 очрагы теркәлгән.

Иглин районы Глуховка авылында тәүлек эчендәсу күтәрелүнең иң зур күрсәткече 461 см тәшкил итә (+21 см, куркыныч тудыручы дәрәҗә - 660 см).

Исегезгә төшерәбез, куркыныч янаганда коткару хезмәтенең бердәм "112" телефонына шалтыратыгыз!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас