Закон проекты белән төбәк һәм муниципаль властьларга комиссион кибетләренең эш режимын билгеләү буенча вәкаләтләр бирү тәкъдим ителә, – диде Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев. – Бу чара легаль булмаган ломбард эшчәнлеген чикләргә мөмкинлек бирәчәк, чөнки беркем өчен дә сер түгел, еш кына “комиссионка”лар офисларында күчемле милек залогына кыска вакытлы куллану кредитлары бирү буенча килешүләр төзелә, ягъни кибетләр ломбард эшчәнлеге белән шөгыльләнә”.
Хокук саклау органнары, Русия Банкы белән берлектә, комиссион кибетләре офисларында законсыз эшчәнлек алып бару фактларын даими ачыклый. Регулятор тарафыннан бастырылган “Финанс базарында легаль булмаган эшчәнлек билгеләре ачыкланган компанияләр исемлеге”нә “легаль булмаган кредитор” билгесе белән 340тан артык кибет кертелгән.
Мондый эшчәнлектә урланган милекне сатып алу белән бәйле җинаятьчел хокук бозу билгеләре бар. Парламент спикеры фикеренчә, комиссион кибетләренең эш вакытын чикләү легаль булмаган операцияләр күләмен киметәчәк, чөнки ялган ломбардларның активлыгы нәкъ төнге вакытта арта. “Ялган ломбардлар алар өчен закон нигезендә билгеләнгән чикләүләр белән бәйле түгел, һәм бу аларга өстенлекләр бирә, — диде Константин Толкачев. — Легаль ломбардлар урындагы вакыт буенча 8дән 23 сәгатькә кадәр генә эшли ала. Алар үз эшчәнлекләре турында даими рәвештә хисап бирергә, залогка куелган милекне страховкаларга һәм финанс тотрыклылыгын тәэмин итү өчен мәҗбүри нормативларны үтәргә тиеш.
Комиссион кибетләре очракларында андый нәрсә юк. “Комиссионка”ларның легаль булмаган ломбард эшчәнлеге заемчы гражданнарның милек мәнфәгатьләренә зыян китерергә мөмкин. Легаль булмаган кредитор займ биргән өчен шактый зур түләү алала, чөнки Русия Банкы билгеләгән чик күләмнәрен үтәргә тиеш түгел. Страховкаланмаган милекне югалту яки бозу куркынычы бар.