

Галәвиев эше буенча процесста дәүләт гаепләвен җитәкләүче Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков судтан Галәвиевка гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләүне сораган иде, аның беренче биш елны төрмәдә, ә аннан соң махсус режимлы төзәтү колониясендә утыруын таләп итте.
"Соралган хөкем карарыннан биш ел төрмә җәзасын алып ташлауны сорыйм, чөнки мин болай да гомерлеккә иректән мәхрүм ителәм. Югыйсә, тикшерүгә ярдәмнең мәгънәсе юк. Зыян күрүчеләрдән гафу үтенәм", — дип белдерде Галәвиев.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 11 маенда Галәвиев гимназиягә корал белән килеп, хезмәткәрләргә һәм укучыларга ут ача, ә аннары кабинетларның берсе янындагы коридорда кулдан ясалган шартлаткыч җайланманы шартлата. Нәтиҗәдә җиде бала һәм ике укытучы һәлак була, тагын 24 кеше зыян күрә.
Барлыгы 667 кеше зыян күргән дип танылган, шуларның 143енең сәламәтлегенә авыр зыян килгән. 48 миллион сумлык гражданлык дәгъвалары белдерелгән.
Галявиев үзе аек акыллы дип танылган, гаебен тулысынча таныган.
Фото: "m24.ru"